Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде

5 март көнне авыл җирлегендә эшләүче гүзәл затларыбыз катнашында "Ханым-Солтаным" бәйгесе булды. Кызлар, ханымнар бик теләп катнаштылар, ярыштылар. Берсе дә сер бирмәде. Ахырда дуслык җиңде. 7 март көнне Иске Казиле авыл мәдәният йортында "Мимозалар хуш исе" дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә авылның барлык хатын-кызлары чакырылды. Авыл узешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт,...

5 март көнне авыл җирлегендә эшләүче гүзәл затларыбыз катнашында "Ханым-Солтаным" бәйгесе булды. Кызлар, ханымнар бик теләп катнаштылар, ярыштылар. Берсе дә сер бирмәде. Ахырда дуслык җиңде.
7 март көнне Иске Казиле авыл мәдәният йортында "Мимозалар хуш исе" дип исемләнгән кичә булды.
Кичәгә авылның барлык хатын-кызлары чакырылды. Авыл узешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт, матур шигъри юллар белән үрелеп барылды. Концерт соңында Фирдәвес Кадыйрова, Сания Зиафатова авылдашларны бәйрәм белән котладылар. Истәлеккә фотога төштек. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
7 март көнне кичен Иске Казиле мәдәният йортына яшь киленнәр чакырылды.Бәйрәмдә киленнәр үзләренең уңган, булганлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп алып барылды. Соңыннан дискотека булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев