Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Ишем авылы хәбәрләре

2015 елда Ишем авылы клубы Авыл клублары төзү буенча республика программасына кертелде. Капиталь ремонт барышында искегә тимә, исең китәр дигәндәй, эшчеләр стеналарның нык тузган булуын ачыклый, түбәсе дә яраксыз хәлгә килгән. Шуңа күрә иске бинаны кабатлаган яңасын төзергә карар ителә. Эшләр 2015 елдан 2016 елга кадәр бара. Бүген заманча, матур...

2015 елда Ишем авылы клубы Авыл клублары төзү буенча республика программасына кертелде.

Капиталь ремонт барышында искегә тимә, исең китәр дигәндәй, эшчеләр стеналарның нык тузган булуын ачыклый, түбәсе дә яраксыз хәлгә килгән. Шуңа күрә иске бинаны кабатлаган яңасын төзергә карар ителә. Эшләр 2015 елдан 2016 елга кадәр бара.
Бүген заманча, матур клуб бинасы карап туймаслык. Клуб мөдире булып 9 елдан артык Алсинә Хәйретдинова эшли.
- Күптән түгел яңа 50 урындык кайтартылды. Теннис өстәлебез, зур телевизор бар. Бина эчендә санузел ясалды, - дип шатланып сөйли Алсинә Рәфгатъ кызы. - Бер кабинетны музей итеп җиһазладык. Бүгенге көндә монда 90 экспонат бар. Авыл тарихы турында альбом төзи башладык.
Авыл клубы белән бер бинада фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Биредә инде 26 ел мөдир булып Татьяна Заһидуллина эшли.
Узган елның декабрендә Ишемдә авыл халкын көндәлек товарлар белән тәэмин итү өчен сәүдә палаткасы урнаштырылды.
Тулырак газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев