Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы буенча хәрби комиссариат бүлеге хәбәр итә

Берәүгә дә сер түгел, кайчак матур киләчәк турындагы якты хыяллар кырыс тормыш чынбарлыгында юкка чыга. Безнең дәүләт Россия Федерациясе Оборона министрлыгы исеменнән эшләү һәм лаеклы картлык тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Казан шәһәрендәге сайлап алу пункты сезне Россия Федерациясе Кораллы көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. 2016 елда Россия Федерациясе чикләреннән...

Берәүгә дә сер түгел, кайчак матур киләчәк турындагы якты хыяллар кырыс тормыш чынбарлыгында юкка чыга. Безнең дәүләт Россия Федерациясе Оборона министрлыгы исеменнән эшләү һәм лаеклы картлык тәэмин итү мөмкинлеге бирә.


Казан шәһәрендәге сайлап алу пункты сезне Россия Федерациясе Кораллы көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. 2016 елда Россия Федерациясе чикләреннән тыш: Көньяк Осетия Республикасы Гудаута шәһәре, Абхазия Республикасы, Кыргызстан Республикасы Кант шәһәре һәм башкаларда дислокацияләнүче хәрби базалар комплектлана. Россия территориясендә Самара өлкәсе Тольятти шәһәре; Екатеринбург; Оренбург өлкәсе Тоцкое поселогы 385 нче артиллерия бригадасы; Башкортстан Республикасы Алкино поселогы, Крым Республикасы территориясендә хәрби частьләр, Севастополь, Анапа шәһәрләре, Чечен Республикасы (бүгенге көнгә кадәр КТО режимы өчен хезмәт хакына 200% өстәмә түләнә), Дагыстан Республикасы, Владивосток шәһәре, хәрби-диңгез флоты кораблары һәм су асты көймәләре, Сахалин өлкәсе территориясендә урнашкан хәрби частьләр, Итуруп, Кунашир утраулары (ташламалы стаж 1 ел 2 елга исәпләнә). Элек хезмәт иткән частькә дә урнашырга мөмкин.
Контракт хезмәтенең төп өстенлекләре: акча күп түләнә, торак белән тәэмин итү, ипотекага торак алу мөмкинлеге, читтән торып уку, алдан пенсиягә чыгу, медицина, азык-төлек белән тәэмин итү, хәбәрдарлык, юлда түләүсез йөрү.
Өстәмә мәгълүмат өчен ТР Кама Тамагы районы буенча хәрби комиссариат бүлегеннән белергә мөмкин. Кама Тамагы штп, Калинин ур.1. Тел: 884377-2-11-80, 8-84377-2-16-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев