Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Балтач авылыннан тыл һәм хезмәт ветераны Бибисара әби Җәләлетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әлеге күркәм дата уңаеннан аңа Кама Тамагы МР башлыгы Павел Лоханов РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Татар карчыкларына хас чиста, пөхтә киенгән Бибисара әби безне капка төбендә үзе каршылады. Өлкән яшьтә булуына карамастан һәр җирдә пөхтәлек, тәртип күзгә ташлана. Кыенлыклар күп күрсәм дә, озак яшәдем, - дип үзенең...

Әлеге күркәм дата уңаеннан аңа Кама Тамагы МР башлыгы Павел Лоханов РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Татар карчыкларына хас чиста, пөхтә киенгән Бибисара әби безне капка төбендә үзе каршылады. Өлкән яшьтә булуына карамастан һәр җирдә пөхтәлек, тәртип күзгә ташлана. Кыенлыклар күп күрсәм дә, озак яшәдем, - дип үзенең үткән тормыш юлын барлады. Ул 1926 елда Чаллы авылында 14 балалы крестьян гаиләсендә туган. "Әти иртә үлеп китте, миңа ул вакытта 6 яшь булса, иң кече туганым өч айлык булып калды. Авылда дүрт еллык мәктәп булса да, бер сыйныф та укый алмадым, чөнки мәктәпкә йөрергә ни кәгазь-каләм, ни өскә кием булмады, шуңа күрә язу танымыйм". Яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Яшьлек елларының да матур вакытларын сугыш ала. "Аның авырлыгын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Сания апам белән икебезне урман кисәргә җибәрделәр. Землянкада тордык. Аякта чабата, өстә иске-москы кием. Ризыкларны өйдән алып киләбез. 1941-1942 елның кышы коточкыч салкын булды, декабрьдә 40-50 градуска җитте. Җылынырга яккан учакта өйдән алып килгән бәрәңгеләрне пешереп ашадык. Кич белән арып, өшеп-туңып кайтабыз, караңгы, салкын землянкада печән өстенә пинжәкләрне түшәп йоклыйбыз. Ул еллар искә төшкәндә, тәннәрем бүген дә өши, без күргәнне башкалар күрмәсен, - ди әби көрсенеп.
1961 елда Кече Кариле авылы егете Рәхмәтулла белән тормыш коралар. Роза исемле кызлары туа. Тик тормыш иптәше яшьләй вафат була. Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, тормышны алып барырга, баланы үстерергә, яшәргә кирәк. Ул Балтач авылына ялгызы бер бала тәрбияләгән Габдулла исемле иргә тормышка чыга. Үз кызы белән бергә аның улы Газинурны да какмый-сукмый үстерә. Аның турында бик башлы, тәртипле бала булды дип сөйли. Хәзер ул гаиләсе белән Украинада яши икән. Соңгы вакытларда анда хәл катлаулы булу сәбәпле, туган якларына кайта алмый. Кызы Роза һәм оныгы Рамил Казанда яшиләр, еш кайтып йөриләр.
Язмыш дими ни дисең инде, бүген 14 баладан Бибисара әби үзе генә исән, калган туганнары бакыйлыкка күчкән.
- Күршеләрем бик әйбәт кешеләр, - ди әби сөенеп. - Филизә белән Ниязга аеруча рәхмәтлемен. Гел хәлемне белеп торалар, пешергән ризыкларыннан калдырмыйлар. Мине зурлаган өчен Ходай үзләрен зурласын. Гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Әле бүген дә 7 сутый җирендә үзе өчен бәрәңге, яшелчәләр утырта, тавыклар асрый.
Газ плитәгә генә кергән, өен утын белән җылыта. Зур булмаган пенсиясеннән ел да бер машина утын сатып ала. Ләкин ул аны зарланып әйтми. Аһ ору алар буыны өчен түгел. Ходай аларга түземлекне, сабырлыкны өеп биргән. Безне дә изге теләкләр теләп озата чыкты. Алга таба да якыннарың, авылдашларыңның кайгыртуын, хөрмәтен күреп яшә, Бибисара әби!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев