Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Балчыклы авылында Авыл бәйрәме гөрләп узды

Бу көнне авыл халкы, кайткан кунаклар кичке сәгать дүрттә ел саен Авыл бәйрәме уздырылучы авыл башындагы каенлыкка җыелды. Бәйрәмне авылның имам-хатыйбы Рәшит Галиев дога белән ачып җибәрде. Аннан сүзне авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев алды. Ул үзенең чыгышында барлык җыелган авылдашларны, кайткан кунакларны котлап, бәйрәмне оештыруда төп иганәче булган Илһам...

Бу көнне авыл халкы, кайткан кунаклар кичке сәгать дүрттә ел саен Авыл бәйрәме уздырылучы авыл башындагы каенлыкка җыелды.

Бәйрәмне авылның имам-хатыйбы Рәшит Галиев дога белән ачып җибәрде. Аннан сүзне авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев алды. Ул үзенең чыгышында барлык җыелган авылдашларны, кайткан кунакларны котлап, бәйрәмне оештыруда төп иганәче булган Илһам Шиһаповка зур рәхмәтен җиткерде. «Илһам абый Авыл көнен уздыруда гына түгел, авылның һәр проблемасын хәл итүдә үзеннән зур өлеш кертә», - диде ул. Үзенең чыгышында агымдагы елда үзләренең 55,60, 70, 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, авылның киләчәк буынына иганәче бүләкләрен тапшырды. Шулай ук, авылның 90 яшьтән узган өлкән 6 кешесенә һәм авылның яшь сабыена бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм кичәсен Казаннан килгән артистлар чыгышы дәвам итте. Төрле уеннар: йомырка куелган кашык кабып, капчык киеп йөгерү, су ташу, капчык белән сугышу, уенчык кисү, чүлмәк вату, олылар (ирләр һәм хатын-кызлар) һәм унбиш яшькә кадәрге балалар арасында кул көрәштерү, аркан тартышу (ирләр һәм хатын-кызлар) ярышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Кул көрәшендә Рафаэль Хәмидуллин, хатын-кызлар арасында өченче ел беренчелекне алып килүче Камалиева Рузилә җиңүче булды. Мәйдан читендә мул чәй табыны әзерләнгән иде. Авыл халкы, кайткан кунаклар, күрше авыллардан килүчеләр Хәлим Кәлимуллин пешергән пылаудан авыз итте, танышлары, дуслары белән аралашып чәй эчтеләр.
Авыл көнен уздыруда актив катнашкан, үзеннән өлеш керткән һәр кешегә һәм төп иганәче, авылдашлары Илһам Әсгать улы Шиһаповка зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм тантанасын яңа төзелгән ял-уен паркында салют аттырып, киләсе елга да очрашулар насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев