Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Атабай мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен бәйрәм оештырылды

Җәйнең беренче көне - балачак иленең матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Үсеп килүче буын - ул безнең һәм илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү -...

Җәйнең беренче көне - балачак иленең матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Үсеп килүче буын - ул безнең һәм илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз.


1 июнь - Балаларны яклау көнендә Атабай мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен бәйрәм оештырылды. Алар анда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар караокега кушылып җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр, ә инде икенче өлеше урамда дәвам итте. Анда рәхәтләнеп туп уйнадылар, капчык киеп йөгерделәр, шар кабарттылар. Соңыннан мәдәният йорты мөдире Рәмис абыйлары Зиннәтуллин аларга тәм-томнар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев