Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Атабай авылыннан Суфия һәм Мөдәрис Гыймрановлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде

Атабай авылыннан Суфия һәм Мөдәрис Гыймрановлар гаиләсе бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде. Бу гаилә матур яшәү рәвеше, ныклы булуы белән авылдашларының хөрмәтен казанган. Суфия бу гаиләгә күрше авылдан килен булып төшә. Кайнана-кайната белән яши башлый. Ире Мөдәрис гаиләдә төпчек бала булганга төп...

Атабай авылыннан Суфия һәм Мөдәрис Гыймрановлар гаиләсе бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде. Бу гаилә матур яшәү рәвеше, ныклы булуы белән авылдашларының хөрмәтен казанган.


Суфия бу гаиләгә күрше авылдан килен булып төшә. Кайнана-кайната белән яши башлый. Ире Мөдәрис гаиләдә төпчек бала булганга төп йортта кала. 32 ел Суфия апа кайнанасы белән аңлашып, тату гомер кичерә. Кайнанасы ире Мөдәрискә үги әни булса да, 4 бала да аны үз әниләредәй якын күрә, (әнисе үлгәндә Мөдәрискә 15 яшь була). Ул ире вафатыннан соң 20 ел яши, оныклар үстерергә ярдәм итә, хуҗалык эшләрендә булыша, барысын да үзенекеләр кебек ярата.
Суфияны да үз кызыдай каршы ала. Килен эшчән, уңган булып чыга. Балалар үстерә, 35 ел терлекчелектә эшли, алдынгы сыер савучы була. Бу еллар дәвамында социалистик ярыш җиңүчесе, бишьеллык ударнигы була, "Намуслы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.
- Атабайда ул елларда ферма зур иде, группада 30 сыер карадым. Башта кул белән саудык, аннары аппарат белән савуга күчтек. Кайнанам һәрчак ярдәм итеп торды. Ул булышмаса, мин барлык эшкә дә өлгерә алмаган булыр идем, өч балабызны да үстереште.
Мөдәрис Ислам улы гомере буе шофер булып эшләгән. Җәй көне колхозда, кыш көне аларны Казанга завод-фабрикаларга булышырга җибәрәләр, 15 елдан артык колхоз рәисләрен йөрткән. Аңа хөрмәткә лаек җитәкчеләр Әнәс Әхмәтҗанов, Альберт Фатыйхов, Ринат Гатин белән эшләргә туры килә. Машинасы һәрвакыт төзек була. Теләсә кайсы һава торышында Мөдәрис абый юлга чыга.
Еллар уза. Балалар үсеп җитә. Өчесе дә районда яши һәм эшли. Олы кызлары Илсөяр - Иске Казиле балалар бакчасында аш пешерүче. Уртанчы уллары гаиләсе белән Кама Тамагында яши. Кече уллары Илшат Келәнче мәктәбен җитәкли, Атабайда әти-әнисе янында тора.
- Илшатка кияүгә чыкканда миңа 18 яшь иде, - ди хатыны Ләйлә Мидхәт кызы. - Бик яшь идем. Кайнанам Суфия ярдәмендә генә югары уку йортын тәмамлый алдым. Ул миңа балалар үстерергә булышты, төп киңәшчем булды, бар эшкә өйрәтте. Иремнең әти-әнисе безгә белем алырга ярдәм итте һәм яхшы укытучылар булу мөмкинлеген бирде. Без икебез дә читтән торып укыдык.
- Ничек булышмыйсың инде, - ди Суфия апа. - Миңа да кайнанам булышты. Ә оныкларым күз алдында үсте. Тыныч, акыллы малайлар. Безгә һәм әти-әниләренә чын булышчылар.
Бүген Гыймрановларның 6 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар. 50 ел буена йорт күп үзгәрешләр кичереп, яңадан диярлек төзелгән булса да, ул Мөдәрис абый әти-әнисенең кечкенә һәм кунакчыл йорты урынында салынган.
- Безгә йортны АПК программасы буенча төзергә тәкъдим иткәннәр иде, - ди Ләйлә Мидхәт кызы. - Әмма бер авылда ике йорт безгә нәрсәгә дип уйладык. Әти-әни - бездән, без алардан башка ничек гомер итәсең. Шуңа күрә ремонт ясарга һәм бергә яшәргә булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев