Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсенә яңа автомобиль тапшырылды

7 июньдә Казанның Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда ашыгыч ветеринария ярдәме автомобильләре тапшыру тантанасы булды. GPS-система һәм глобаль позицияләү белән җиһазландырылган 50 яңа Нива һәм Лада-Гранта автомобильләре ачкычларын Премьер-министр, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан республиканың район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре алды. Махсус техника ашыгыч ветеринария ярдәме белән тәэмин...

7 июньдә Казанның Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда ашыгыч ветеринария ярдәме автомобильләре тапшыру тантанасы булды.

GPS-система һәм глобаль позицияләү белән җиһазландырылган 50 яңа Нива һәм Лада-Гранта автомобильләре ачкычларын Премьер-министр, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан республиканың район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре алды.
Махсус техника ашыгыч ветеринария ярдәме белән тәэмин итү максатыннан Президент программасы буенча сатып алынган.
Бүләкләнүчеләр арасында районыбыз вәкилләре дә бар.
- Без республика җитәкчелегенә Татарстан ветеринария хезмәтенә мондый игътибар күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәбез, уңай үзгәрешләргә, материаль-техник база яңарышына, яңа технологияләр кертелүгә бик шатбыз, - ди район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Руслан Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев