Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы район территориясендә “Торак – 2016” күзәтчелек-кисәтү операциясе үткәрелә

Бу операция кысаларында районда уздырылачак чаралар турында өлкән сорау алучы Дмитрий Бобров сөйли: - Әлеге операция кысаларында күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, халыкның социаль имин булмаган катламына, шулай ук даими яшәү урыны булмаган затларга игътибар юнәлдереләчәк. Балаларның янгында һәлак булуын кисәтү максатыннан, балаларына имин яшәү шартлары...

Бу операция кысаларында районда уздырылачак чаралар турында өлкән сорау алучы Дмитрий Бобров сөйли:

- Әлеге операция кысаларында күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, халыкның социаль имин булмаган катламына, шулай ук даими яшәү урыны булмаган затларга игътибар юнәлдереләчәк.
Балаларның янгында һәлак булуын кисәтү максатыннан, балаларына имин яшәү шартлары тудырмаган тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итү турында тәкъдимнәр кертеләчәк.
Моннан тыш, төзек булмаган мич, электр җиһазларын урнаштыру һәм аларны куллану сәбәпле торак йортларда янгын чыгуны кисәтү максатыннан без хакимият органнарына аз керемле гражданнарга (күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр) мичкә һәм электр үткәргечләренә ремонт ясауда социаль ярдәм күрсәтү кирәклеге, шулай ук башка янгыннан кисәтү чаралары зарурлыгы турында тәкъдимнәр кертәчәкбез.
Күзәтчелек чаралары үткәргәндә, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу турында мәгълүмат кергән очракта янгын куркынычсызлыгы тәэмин итүдә хокук бозуларны туктату өчен хокук бозучыларга карата закон тарафыннан тәкъдим ителгән хокуклар тулы күләмдә кулланылачак.
ТРның Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге район халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмаска чакыра. Бары тик үзебез генә үз торагыбызны бу афәттән саклый алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев