Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә

Соңгы вакытта Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсенә мәҗбүри иминләү килешүләре төзү турындагы сораулар белән гражданнар еш мөрәҗәгать итә башлады. Ачыкланганча, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды вәкилләре, үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып (кайсы фонд икәнен тәгаенләмичә), гражданнарны "пенсия тупланмаларын югалтмас өчен" мәҗбүри пенсия фонды иминләве килешүләре төзергә...

Соңгы вакытта Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсенә мәҗбүри иминләү килешүләре төзү турындагы сораулар белән гражданнар еш мөрәҗәгать итә башлады.

Ачыкланганча, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды вәкилләре, үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып (кайсы фонд икәнен тәгаенләмичә), гражданнарны "пенсия тупланмаларын югалтмас өчен" мәҗбүри пенсия фонды иминләве килешүләре төзергә үгетлиләр.
Идарә аңлатма бирә: Россия Федерациясе пенсия фонды гражданнар белән андый килешүләр төземи, чөнки мәҗбүри пенсия иминләве закон нигезендә алып барыла һәм закон тарафыннан гарантияләнә.
Әгәр кемгәдер мәҗбүри пенсия иминләве турында килешүгә кул куярга тәкъдим итәләр икән, димәк, пенсиянең тупланма өлешенә түләнгән взнослар пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчереләчәк, пенсиянең тупланма өлеше шунда формалашып, шуннан түләнәчәк. Мондый килешүдән соң пенсия фондына пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү турында гариза китерергә кирәк.
Пенсия тупланмаларына ия булган һәр гражданин пенсия фондын мөстәкыйль рәвештә үзе сайларга хокуклы. Шунысы әһәмиятле, бу сайлау ирекле һәм аңлап эшләнгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев