Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә

Иминләү кертемнәрен түләмәү нәрсәгә китерәчәген бөтен шәхси эшмәкәрләр дә аңлап бетерми. - Бу пеняны арттырып кына калмый, вакытында түләнмәгән иминләү кертемнәре булачак пенсиянең күләменә дә йогынты ясый, - ди Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов. - Пенсия фондына бурычы булган шәхси эшмәкәрләр, үз эшләрен ябып, иртәме-соңмы рәсми эшкә урнашачак һәм...

Иминләү кертемнәрен түләмәү нәрсәгә китерәчәген бөтен шәхси эшмәкәрләр дә аңлап бетерми.
- Бу пеняны арттырып кына калмый, вакытында түләнмәгән иминләү кертемнәре булачак пенсиянең күләменә дә йогынты ясый, - ди Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов. - Пенсия фондына бурычы булган шәхси эшмәкәрләр, үз эшләрен ябып, иртәме-соңмы рәсми эшкә урнашачак һәм хезмәт хакы, соңрак пенсия алачаклар.
Иминләү кертемнәре буенча 18 ялланган эшченең пенсия фондына гомуми бурычы 698 мең сум тәшкил итә. Пенсия алучы 19 кешенең иминләү фондына 216 мең сум бурычы бар. Закон буенча аларның пенсия яки хезмәт хакы күләменең 50%ы иминләү кертемнәрен түләү файдасына тотылып калына. Шулай ук узган еллар дәвамында түләнмәгән иминләү кертемнәре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алыначак, җыелган бурычлар пенсия акчасы хисабыннан түләттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев