Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә

Бүген районда 1974 кеше ЕДВ (бердәм акчалата түләү) ала. 710 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган. Быел 13 кеше җыелмадан баш тарткан. Пенсия фонды идарәсе искәртә: социаль хезмәткә ия булган федераль льготникларга әлеге хезмәтне акчалата яки табигый формада алырга мөмкин. Шул ук вакытта закон социаль хезмәтләр җыелмасын тулаем яки өлешчә акчалата...

Бүген районда 1974 кеше ЕДВ (бердәм акчалата түләү) ала. 710 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган. Быел 13 кеше җыелмадан баш тарткан.

Пенсия фонды идарәсе искәртә: социаль хезмәткә ия булган федераль льготникларга әлеге хезмәтне акчалата яки табигый формада алырга мөмкин. Шул ук вакытта закон социаль хезмәтләр җыелмасын тулаем яки өлешчә акчалата алыштыруны күздә тота. Гражданин үзенә айлык акчалата түләү билгеләнгән моменттан алып социаль хезмәтләр җыелмасы алу хокукына ия була. Ул гаризасыз бирелә һәм медицина, санитар-курорт һәм транспортта йөрү хокукын үз эченә ала, - ди Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов.
- 2014 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасының айлык бәясе 930 сум 12 тиен тәшкил итә.
Шуны аңлау мөһим: социаль хезмәтләр җыелмасы айлык акчалата түләнүнең бер өлеше булып санала һәм гражданин аны акчалата яки табигый формада алачагын үзе сайлый. Шуңа күрә, әлеге хезмәтләр җыелмасы табигый формада алганда бердәм юл акчасыннан чигерелә.
Әгәр гражданин социаль хезмәтләр җыелмасын табигый формада алудан баш тартырга теләсә, аңа агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза белән территориаль Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бирелгән гаризалар киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев