Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Пенсия фонды хәбәр итә

Июль аенда Пенсия фонды сайтында яңа электрон сервис барлыкка килде - хәзер ана капиталы суммасының 25 мең сумын алыр өчен клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп тормыйча гына гариза тапшырырга була. Шулай итеп, гражданнар хезмәтләрдән фонд идарәләрендә чиратларда тормыйча гына файдалана алсын өчен Пенсия фонды электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә. Электрон...

Июль аенда Пенсия фонды сайтында яңа электрон сервис барлыкка килде - хәзер ана капиталы суммасының 25 мең сумын алыр өчен клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп тормыйча гына гариза тапшырырга була.

Шулай итеп, гражданнар хезмәтләрдән фонд идарәләрендә чиратларда тормыйча гына файдалана алсын өчен Пенсия фонды электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.
Электрон гариза Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тапшырыла. Анда башка мәгълүматлардан тыш, ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры, 25 мең сум яки ана капиталының кулланылмый калган өлеше азрак булса, 25 меңнән азрак сумма ике ай эчендә күчерелү өчен исәп-хисап счеты реквизитлары күрсәтелә.
Гаризаны сертификат бирелгән Пенсия фонды идарәсенә җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев