Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Осинники авылы кул осталары

Осинникига кайчан килмә, клубта һәрвакыт җирле кул осталары эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмәне күрергә була. Бу юлы да стендлар сәйлән белән чигелгән картиналар, чигү эшләре, оригамилар белән тулган иде. Барысы арасыннан Нина Маркина эшләре аерылып тора. Аның чигү эшләре сәйлән белән чигелгән иконалар, акрил буяулар белән буялган картиналар, ясалма замшадан ясалган эшләнмәләр...

Осинникига кайчан килмә, клубта һәрвакыт җирле кул осталары эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмәне күрергә була.

Бу юлы да стендлар сәйлән белән чигелгән картиналар, чигү эшләре, оригамилар белән тулган иде. Барысы арасыннан Нина Маркина эшләре аерылып тора. Аның чигү эшләре сәйлән белән чигелгән иконалар, акрил буяулар белән буялган картиналар, ясалма замшадан ясалган эшләнмәләр белән янәшә тора.
Любовь Каракова эшләре дә зур кызыксыну уята. Чигелгән җигүле өч ат рәсеме үзе генә ни тора! Бу сәләтле кешенең һәрвакыт һәм һәркайда үзенә шөгыль, иҗат өчен илһам чыганагы таба алуын тагын бер тапкыр раслый.
Тагын да күбрәк төсле фотографияләрне kamskoe-ustie.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев