Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Олы Кариле мәдәният йортында "Игенченен хезмәт җимеше" кичә үтте

4 ноябрь - Халыкара бердәмлек көнендә Олы Кариле мәдәният йортында авыл китапханәчесе В.Г. Зиатдинова һәм мәдәният йорты директоры И.Х. Кәримуллин берләштерелгән уртак план нигезендә "Игенченең хезмәт җимеше" дип исемләнгән кичә оештырды. Кичәдә игенченең авыр, ләкин мактаулы хезмәте һәм икмәк турында сүз барды. Төгәлрәк итеп әйткәндә, икмәк безнен өстәлебезгә килеп житкәнче...

4 ноябрь - Халыкара бердәмлек көнендә Олы Кариле мәдәният йортында авыл китапханәчесе В.Г. Зиатдинова һәм мәдәният йорты директоры И.Х. Кәримуллин берләштерелгән уртак план нигезендә "Игенченең хезмәт җимеше" дип исемләнгән кичә оештырды.


Кичәдә игенченең авыр, ләкин мактаулы хезмәте һәм икмәк турында сүз барды. Төгәлрәк итеп әйткәндә, икмәк безнен өстәлебезгә килеп житкәнче нинди юл узуы, күпме хезмәт куелуы, икмәкнең кадере, аңа хөрмәт турында игенчеләр һәм укучылар арасында үзара сөйләшү булды. Без яши торган төбәктә үстерелә торган бөртекле, кузаклы культураларбелән танышу, алардан пешерелгән кайбер ашамлыклардан авыз итү, игенче хезмәтенә дан жырлый торган, икмәк турында язылган шигырьләрдән, җырлардан өзекләр тыңлау да булды.

Соңыннан жырлы- биюле күп төрле уеннар уйналды, конкурслар, викториналар һәм татарча-русча дискотека булды. Югарыда язылган проблемалар турында сойләшкәндә төрле фикер каршылыклары туып, бер берсенә карата капка каршы командалар көч сынашса да, соңыннан бердәм булып куңелле ял иттек. Без бергә, без бердәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев