Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Олы Кариле авылында солдат озату кичәсе

24 октябрь көнне Олы Кариле мәдәният йортында армия сафларына китүче ике егет- Булат Хәсәнов белән Фаил Зәйнетдиновның хәрби хезмәткә озату кичәсе үтте. Кичәгә егетләрнең дуслары, туганнары, әти-әниләре килгән иде. Кичәне алып бару өчен авыл китапханәчесе Венера Зыятдинова шушы кичә өчен махсус сценария төзеп кичәне матур шигырьләр, язучыларның әсәрләреннән өзекләр белән...

24 октябрь көнне Олы Кариле мәдәният йортында армия сафларына китүче ике егет- Булат Хәсәнов белән Фаил Зәйнетдиновның хәрби хезмәткә озату кичәсе үтте.


Кичәгә егетләрнең дуслары, туганнары, әти-әниләре килгән иде. Кичәне алып бару өчен авыл китапханәчесе Венера Зыятдинова шушы кичә өчен махсус сценария төзеп кичәне матур шигырьләр, язучыларның әсәрләреннән өзекләр белән тулыландырып алып барды. Беренче сүз мәдәният йорты директоры, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән "карт солдатка" бирелде. Ул егетләргә армиядә хезмәт итүнең почетлы хезмәт булуын, армия сафларына физик яктан чыныккан, сау-сәламәт егетләрнең генә алынуын искәртеп үтте, егетләрне намуслы хезмәт итәргә өндәде, аларга исән-сау хезмәт итеп яңадан туган авылларына, туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын дип теләкләр теләде. Кичә барышында егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләп сыйныфташлары, дуслары- Әнҗе Сафина, Гөлүсә Дәүләтшина, Илнар Идрисов һәм кунакка килгән күп кенә кадет мәктәбе егетләре сүз алды. Егетләрнең ата-аналары, туганнары исеменнән тәбрик итү өчен Хәмдия Зәйнетдинова һәм Хөршид сүз алды. Хөршид тирә-як авыллардан залда җыелган йөзгә якын егет һәм кызга чын мәгънәсендә патриотик тәрбия бирде: "Егетләр, мин сезнең белән горурланам, әгәр илгә кирәк була икән мин икенче улымны да жибәрәм, кирәк була икән яңадан илне сакларга үзем дә барам, намуслы хезмәт итегез, безгә сүз китермәгез, исән-имин әйләнеп кайтыгыз, безнең ышанычны аклагыз!"-диде. Соңгы сүз егетләрнең үзләренә бирелде, Алар кичәнең бик матур оешканлыгына басым ясап мәдәният йорты директоры һәм китапханәчегә рәхмәт әйттеләр һәм авылдашлар исеменә тап төшермичә хезмәт итәчәкләренә ышандырып сүз бирделәр. Солдат озату кичәсенең икенче өлешендә яшьләр бик матур итеп биеп, җырлап күнел ачтылар. Хәерле юл сезгә егетләр, исән-имин әйләнеп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев