Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илфар Хөснуллин белән интервью

Илдә кризис башланганда эшсезлек зур үсешкә ия булыр дигән фаразлар да яңгырады. Шулай да, күп предприятиеләр эш урыннарын саклап кала алды, ә эшсезлек арту бик аз күләмдә булды. Хакимият һәм предприятие җитәкчелегенең килешеп эшләве нәтиҗәсендә республикада эшсезлек киң таралмады. Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда хезмәт базарында эшләр күпкә яхшы бара....

Илдә кризис башланганда эшсезлек зур үсешкә ия булыр дигән фаразлар да яңгырады. Шулай да, күп предприятиеләр эш урыннарын саклап кала алды, ә эшсезлек арту бик аз күләмдә булды.

Хакимият һәм предприятие җитәкчелегенең килешеп эшләве нәтиҗәсендә республикада эшсезлек киң таралмады. Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда хезмәт базарында эшләр күпкә яхшы бара. Бүгенге көндә хезмәт базарының район күләмендәге хәле турында безгә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илфар Хөснуллин сөйләде:
- Ел башына 49 эшсез кеше теркәлгән иде. Агымдагы елның тугыз ае эчендә эш эзләп яки консультация сорап 682 кеше мөрәҗәгать итте. Эш эзләүче буларак, 270 кеше исәпкә алынды.
- Илфар Илдусович, эш урыны кыскару сәбәпле, мәшгульлек үзәгенә эш эзләп мөрәҗәгать иткән кешеләр саны күпме?
- Эшсез дип табылганнар арасыннан эш урынында кыскартылу сәбәпле 32 кеше исәптә тора.
- Үзәк эшчәнлегенең мөһим бер ягы район оешма һәм учреждениеләрендә бушаган эш урыннары, вакансияләр турында вакытында һәм даими мәгълүмат туплау.
- Ел башыннан 9 оешма мәшгульлек үзәгенә 45 эш урыны бушау турында мәгълүмат тапшырды. Эш бирүчеләр тарафыннан хезмәткәрләргә мохтаҗлык турында 64 мәгълүмат бирелгән, 42се "Кама Тамагы" АХПга туры килә.
- Бүгенге көндә эшсез буларак теркәлгән кешеләр саны күпме?
- Бу халыкның икътисади актив өлешенең 0,7 проценты.
- Үзәкнең төп бурычларының берсе - эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру. Эш эзләүчеләргә бүгенге көндә нинди вариантлар тәкъдим итә аласыз?
- Үзәк эшчәнлеге эшсезләр санын ачыклауга гына кайтып калмый. Безгә барыннан да элек эшсезләр эш сорап мөрәҗәгать итәләр һәм без аларга булган вакансияләр арасыннан эш тәкъдим итәргә тиеш. Мәшгульлек үзәгенең бурычы - эшсез кешеләргә пособие түләү дип уйлау - ялгыш фикер. Вариантлар аз түгел. Бу - буш вакансияләргә урнаштыру, җәмәгать эшләре, вакытлыча характердагы эшләр, "Башка урынга күченү" программасы буенча эшкә урнаштыру, вахталы метод.
- Мәшгульлек программасы буенча быел ничә кеше эшле булды?
- Ел башыннан төрле эшләргә 177 кеше урнаштырылды, шулардан 108 мәктәп укучысы җәйге ял чорында. Һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга эшкә урнашуда ярдәм максатыннан быел 2 кеше эшкә урнаштырылды, берсе эш бирүчегә хезмәт хакы түләвенең бер өлешен компенсацияләү белән эшкә урнашты. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан бер эшсез кеше эшкә урнаштырылды, хезмәт түләвенең бер өлеше компенсацияләнә.
- Эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру буенча башка программаларның нәтиҗәләре ничек?
- Күченү программасы буенча бер эшсез гражданин эшкә урнаштырылды. Эшсез инвалидларны эш белән тәэмин итү төбәк программасы кысаларында 1 кеше эшле булды.
- Әгәр дә кешенең белгечлеге булмаса яки үз һөнәре буенча эш таба алмаса, шул очракта нишли?
- Бу очракта без аларга һөнәри белем алу яки яңадан әзерлек үтү мөмкинлеге тәкъдим итәбез. Машина йөртүче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, сатучы, чәчтараш, аш пештерүчегә һ.б. укырга була. Уку мәшгульлек үзәге хисабыннан. Хәзерге вакытта унике кеше машина йөртүчегә укый. Без хәзер өч яшькә кадәр бала белән декрет ялында утыручы хатын-кызлардан «ЭВМ операторы» белгечлеге буенча төркем җыябыз.
Республикада бүген эшсезлекне булдырмас өчен күп эшләр эшләнә. Районда эшсезлек күләме республика буенча уртача күләмгә караганда азрак (0,8%).
Бүген үз эшеңне ачарга мөмкинлек бирүче урта һәм кече эшмәкәрлек кысаларында эшләп килүче программалар бар. Кризис чорында кеше эшсез калган очракта өстәмә белем алсын өчен халыкны өстәмә укыту формалары бар. Бары тик теләк кенә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев