Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы МР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Гөлназ Гайнетдинова җирне ничек рәсмиләштерергә аңлатма бирә

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен (аерым алганда бәрәңге, яшелчә һ.б.) торак пункт чикләрендә урнашкан (йорт яны җир участогы) җир участогы яки торак пункт чикләреннән тыш урнашкан җир участоклары файдаланыла ала. Йорт яны җир участогы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен (яшелчәләр үстерү), шулай ук торак йорт, производство, көнкүреш һәм шәһәр...

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен (аерым алганда бәрәңге, яшелчә һ.б.) торак пункт чикләрендә урнашкан (йорт яны җир участогы) җир участогы яки торак пункт чикләреннән тыш урнашкан җир участоклары файдаланыла ала.

Йорт яны җир участогы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен (яшелчәләр үстерү), шулай ук торак йорт, производство, көнкүреш һәм шәһәр төзелеше регламентын, төзелеш, экологик, санитар-гигиена, янгынга каршы һәм башка кагыйдә-нормативларны саклап башка биналар, корылмалар салу өчен файдаланыла. Кырдагы җир участогы бары тик авыл хуҗалыгы продуктлары үстерү өчен генә файдаланыла, анда бина һәм корылмалар салу рөхсәт ителми.
Яшелчәләр үстерү өчен кырдан участок алырга уйлаган гражданин арендатор булып санала. Рәсмиләштерүнең төп этаплары:
1. Җир участогы алуга арендатор гаризасы (2016 елның 1 гыйнварыннан гариза Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитетына языла).
2. Әгәр җир участогы кадастр исәбенә куелмаган икән, аны кадастр исәбенә кую өчен җир участогын межалау эше үткәрү (межалауны кадастр инженерлары үткәрә).
3. Җир участогына кадастр паспорты алу (әзер кадастр паспортын инженерлар Кама Тамагы муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына тапшыра).
4. ТР Кама Тамагы муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы аренда килешүе төзү өчен кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерә (арендаторның паспорт мәгълүматлары, ЕГРиПдан мәгълүмат, кирәк булганда газ, коммуналь хезмәтләр, электр челтәре белән килешү).
5. Якларның аренда килешүе төзүе, килештерү һәм имзалау (МР башкарма комитеты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, арендатор).
6. Җирне арендалау килешүен күчемсез милеккә хокук һәм аның белән эш итү Бердәм дәүләт реестрында теркәү (килешү вакыты 1 елдан артык булмаганда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев