Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы МР башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә гаиләне өйрәнү дәресе уздырылды

11 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Рудник һәм Кама Тамагы урта мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары катнашында гаиләне өйрәнү дәресе уздырылды. Дәреснең максаты - яшьләрдә гаилә кыйммәтләре турында күзаллау булдыру, аларны гаилә һәм никахны теркәү законнары белән таныштыру. «Гаилә проблемалары белән күпсанлы дәүләт,...

11 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Рудник һәм Кама Тамагы урта мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары катнашында гаиләне өйрәнү дәресе уздырылды.

Дәреснең максаты - яшьләрдә гаилә кыйммәтләре турында күзаллау булдыру, аларны гаилә һәм никахны теркәү законнары белән таныштыру.
«Гаилә проблемалары белән күпсанлы дәүләт, җәмәгать һәм дини учреждениеләр шөгыльләнә. Дәүләт гаиләне социаль яктан якласа, төрле социаль хезмәтләр мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтә. ЗАГС органнары да кеше тормышында әһәмиятле роль уйный, чөнки бу бүлекнең эшчәнлеге кеше туып үлгәнчегә кадәр аның язмышындагы мөһим вакыйгалар белән бәйле», - дип дәресне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова ачты. Ул никахны теркәү яше һәм шартлары турында сөйләде. "Бәхет йорты"ның гаилә традицияләре, үзара аңлашу, хезмәттәшлек, хезмәт һәм яхшы кәеф ярдәмендә төзелүен билгеләп үтте.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев