Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы мәктәпләре дару-техник чималын җыеп конкурста катнаштылар

Белем бирү учрежденияләре укучылары тарафыннан дару-техник чималын жыюны оештыру буенча бәйгенең нәтиҗәләре ясалды. Агымдагы елның 15 апрельдән 29 октябрьгә кадәр бәйгенең муниципаль этабы барды. Мәктәп коллективлары ярты ел дәвамында 24 төрдәге 347 кг 297гр дару чималы әзерләделәр. Барлык үләннәр һәм җиләк-җимешләр тапшыру таләпләренә туры китереп әзерләнделәр һәм ООО "Кооператор"га тапшырдылар....

Белем бирү учрежденияләре укучылары тарафыннан дару-техник чималын жыюны оештыру буенча бәйгенең нәтиҗәләре ясалды.


Агымдагы елның 15 апрельдән 29 октябрьгә кадәр бәйгенең муниципаль этабы барды. Мәктәп коллективлары ярты ел дәвамында 24 төрдәге 347 кг 297гр дару чималы әзерләделәр. Барлык үләннәр һәм җиләк-җимешләр тапшыру таләпләренә туры китереп әзерләнделәр һәм ООО "Кооператор"га тапшырдылар. Бәйгенең җинүсе булып планны 94,9% ка үтәп, Рудник урта мәктәбе табылды. Иске Казиле һәм Красновидово урта мәктәпләре планны 42,5% һәм 42,1% ка үтәп, призлы урыннар яуладылар. Район буенча план-бирем 22,8%ка үтәлгән. Документлар бәйгенең республика этабына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев