Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде

18 октябрь көнне район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде. Анда районыбыз мөслимәләре, авыллардан абыстайлар чакырылды. Очрашуның тагын бер сәбәбе әле яңа гына Согуд Гарәпстаныннан ерак сәфәрдән кайткан хаҗияләр Фәридә Рәмиева һәм Сания Сиразаева белән күрешү иде. Мәҗлесне районыбыз мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Ул Коръән сүрәләрен укыды, һиҗри ел...

18 октябрь көнне район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде. Анда районыбыз мөслимәләре, авыллардан абыстайлар чакырылды.


Очрашуның тагын бер сәбәбе әле яңа гына Согуд Гарәпстаныннан ерак сәфәрдән кайткан хаҗияләр Фәридә Рәмиева һәм Сания Сиразаева белән күрешү иде. Мәҗлесне районыбыз мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Ул Коръән сүрәләрен укыды, һиҗри ел исәбе буенча яңа 1437 ел башлануын әйтеп узды, мөхәррәм ае турында мәгълүмат бирде. Остаз Фәридә апа Рәмиева хаҗ кылуын тәфсилләп сөйләде, барыбызга да әлеге гамәлне башкарырга насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде. Аннары мөслимәләр Аллаһы Тәгаләдән ил-көнгә тынычлык, тормышыбызга бәрәкәт, күңелләребездән чыккан теләкләребезнең кабул булуын сорап зәм-зәм суын эчте. Мәҗлес мул табын артында дәвам итте, икенде намазын җәмәгать белән укыгач, мөслимәләр Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкерана кылып өйләренә таралышты. Чарага үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын насыйп итсен, уй-фикерләребезне пакълый, игелекле гамәлләргә өнди торган мәҗлесләребез дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев