Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Комаров урамының 7 йортында яшәүчеләр редакциягә мөрәҗәгать иттеләр

- Зинһар, ярдәм итегез. Бар өмет сездә, - дип мөрәҗәгать итте безгә Кама Тамагы Комаров урамының 7 йортында яшәүчеләр. - Безнең түбәдән су үтә. Дүртенче катта яшәүчеләр инде күптәннән җәфа чигә. Ә хәзер өченче каттагы фатирларның түбәләрендә һәм стеналарында да су агып төшкән эзләр барлыкка килде. "Наш дом" идарә компаниясенә...

- Зинһар, ярдәм итегез. Бар өмет сездә, - дип мөрәҗәгать итте безгә Кама Тамагы Комаров урамының 7 йортында яшәүчеләр.

- Безнең түбәдән су үтә. Дүртенче катта яшәүчеләр инде күптәннән җәфа чигә. Ә хәзер өченче каттагы фатирларның түбәләрендә һәм стеналарында да су агып төшкән эзләр барлыкка килде. "Наш дом" идарә компаниясенә мөрәҗәгать иткән идек, ләкин бернинди дә уңай үзгәреш булмады. Фатирларыбызда дымлылык югары, стеналарда күгәрекләр барлыкка килде, ә ул сәламәтлек өчен зыянлы. Безгә кем булышыр?
- 9 мартта идарә компаниясе эшчеләре түбәдән кар төшерде, бу проблеманы хәл итәргә булышыр дип өметләнәбез, - диде Кама Тамагы штп. башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин.
- Бу йорт белән без ул кулланышка тапшырылганнан бирле азапланабыз, - ди "Наш дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимов. - Төзелеш барышында проектта хаталар җибәрелгән. Нәтиҗәдә түбәнең конструктив үзенчәлекләре аның су үткәрүенә сәбәп булды. Бу йорт түбәсендәге саклагыч функциядән бигрәк декоратив функция үтәүче парапетның кирпеч баганалары артында кыш көне кар җыела. Ул кар кыш буе шунда җыелып бара һәм температура үзгәреп, бозга әверелә. Боз кояшта эри һәм су чормага эләгә. Монда бер генә юл кала - түбәдән парапетның кар төшүгә комаучау итүче декоратив өлешен сүтәргә кирәк. Кызганыч, мондый ремонт өчен безнең финанс яктан мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә еш кына түбәне кардан чистартабыз. Шулай да быел җәй парапетның декоратив өлешен сүтәргә карар ителде. Өстәвенә, җәй көне яңгырлар вакытында түбәдән су үтү күзәтелми. Бу 7 йортта яшәүчеләр проблемасын хәл итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев