Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Каратал авылы янгын сүндерү посты хезмәткәрләре балалар бакчасына килделәр

Безнең «Кояшкай» балалар бакчасы Каратал авылы аерым янгын сүндерү посты белән һәрдаим хезмәттәшлек итә. Алар белән бергә без балаларга кечкенәдән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтәбез.Янгын сүндерүчеләр үткәргән конкурсларда катнашып, балаларыбыз призлы урыннар да яулый. Озакламый Россия МЧСның оешуына 25 ел була. Шул уңайдан янгын сүндерү посты хезмәткәрләре Илгизәр Сафин һәм Шамил...

Безнең «Кояшкай» балалар бакчасы Каратал авылы аерым янгын сүндерү посты белән һәрдаим хезмәттәшлек итә.


Алар белән бергә без балаларга кечкенәдән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтәбез.Янгын сүндерүчеләр үткәргән конкурсларда катнашып, балаларыбыз призлы урыннар да яулый. Озакламый Россия МЧСның оешуына 25 ел була. Шул уңайдан янгын сүндерү посты хезмәткәрләре Илгизәр Сафин һәм Шамил Мәннапов балалар янына килделәр. Алар үзләренең көндәлек эшләрен яктырткан фотокүргәзмә эшләп, балаларга күрсәтте, әңгәмә барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытты.
Һәм соңыннан янгын сүндерүчеләр белән бергәләп фотога төштек.
Балалар һәрвакыт янгын сүндерүче абыйларын көтеп ала. Без аларга авыр эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев