Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты психологы Наталья Гыйззәтова белән әңгәмә

Хәзерге заман тормышын ашыгулар, конфликтлы хәлләр, көндәлек ыгы-зыгылардан башка күз алдына китерүе авыр, җитмәсә көн саен кеше яңалыклар ташкынына юлыга, шулар арасында яхшы хәбәрләр сирәк була. Хәтта олы кешеләргә дә бертуктаусыз алмашынып торучы тормыш тизлегенә яраклашуы авыр, ә психикалары ныгып җитмәгән, тормышка карашлары формалашып бетмәгән балалар, үсмерләр турында әйтеп тә...

Хәзерге заман тормышын ашыгулар, конфликтлы хәлләр, көндәлек ыгы-зыгылардан башка күз алдына китерүе авыр, җитмәсә көн саен кеше яңалыклар ташкынына юлыга, шулар арасында яхшы хәбәрләр сирәк була. Хәтта олы кешеләргә дә бертуктаусыз алмашынып торучы тормыш тизлегенә яраклашуы авыр, ә психикалары ныгып җитмәгән, тормышка карашлары формалашып бетмәгән балалар, үсмерләр турында әйтеп тә торасы түгел. Мәктәп психологлары бик мөһим эш башкара һәм үзләренең эшчәнлекләре белән шәхес формалашуда һәм аның коллектив шартларына, гомумән җәмгыятькә күнегүенә ярдәм итә.

Бәйрәм якынлашып килгәндә без Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты психологы Наталья Гыйззәтова белән очраштык.
- Наталья Ивановна, мәктәп психологы һөнәрен ни өчен сайладыгыз?
- Педагогика училищесында укыганда бу гаҗәеп кызыклы "җан турындагы фән" - психология белән якынрак танышырга теләдем һәм Казан социаль-юридик институтына укырга кердем. Кадет мәктәбендә эшләү стажым зур түгел - 5 ел.
"Психэ" сүзе "җан" дигәнне аңлата. Борынгы греклар Психея турында матур миф уйлап чыгарганнар. Ул җанны гәүдәләндерә һәм күбәләк яки күбәләк канатлы кыз рәвешендә бирелә.
- Бик кызыклы образ!
- Әйе. Заманча психология - ул җитди фән, аның инструментлар җыелмасы бар. Мәктәп психологының эш инструменты ул - аның үз җаны. Аның ярдәмендә ул икенче бер кеше - баланың җаны белән эшли.
- Кайбер балалар психолог акылы зәгыйф кешеләр белән эшли, психологка бару - табибка күренү белән бер дип уйлый.
- Чынлыкта бу - ялгыш фикерләрнең берсе. Беренчедән, психолог сәламәт кешеләр белән генә эшли, икенчедән, психология - ул медицина түгел. Психолог дару билгеләми, укол кадамый. Безнең бурыч башка - балага яки олы кешегә үзен аңларга ярдәм итү, шәхес буларак үсүдә, һөнәри яктан һәм тормышта үз-үзен табарга булышу.
- Психолог киңәшләр бирәме?
- Психолог киңәш бирми. Бары тик кеше үзе генә ничек алга таба яшәргә, нәрсә эшләргә икәнен хәл итә. Мәктәп психологын юл күрсәтүче белән чагыштырырга була. Ул баланы гүя урман яки кыр буйлап алып бара һәм кайда җиңелрәк, ә кайда кыенлыклар сагалап торганын әйтә.
Әңгәмәнең ахырын газетабыз битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев