Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Иске Казиле мәктәбе укучылары әниләр турында яза

Әни... Бу өч хәрефтән торган сүз минем өчен бик тә тирән мәгънәгә ия. Ул йөрәккә үк үтеп кереп, уйланырга мәҗбүр итә. Ана- бөек исем. Ул батыр һәм кыю да, назлы да, ягымлы да. Әни безнең тормышыбызны матур, якты итә. Сабый бала беренче тапкыр сөйләшергә һәм тәпи йөрергә өйрәнгәндә иң беренче...

Әни... Бу өч хәрефтән торган сүз минем өчен бик тә тирән мәгънәгә ия. Ул йөрәккә үк үтеп кереп, уйланырга мәҗбүр итә. Ана- бөек исем. Ул батыр һәм кыю да, назлы да, ягымлы да. Әни безнең тормышыбызны матур, якты итә. Сабый бала беренче тапкыр сөйләшергә һәм тәпи йөрергә өйрәнгәндә иң беренче "әннә" ди. Баланың беренче татыган ризыгы да әниләрнең күкрәк сөте бит, аны безгә бары тик әниләр генә бүләк итә. Яныңда сине яратучы кеше булу- дөньяда иң зур бәхеттер, минемчә. Ә бит кемдер, төрле сәбәпләр аркасында, ана назыннан мәхрүм.


Әниләр- безнең иң якын дустыбыз, сердәшчебез, яклаучыбыз, туры юл күрсәтүчебез. Бары тик алар гына кыен чакларда сине чын йөрәктән аңлый ала. Сабый чакта авырганда әниемнең төне буе йокламыйча минем янда утыруларын бүген дә бик яхшы хәтерлим. Инде буй җиткән кыз булсам да, әле дә берни үзгәрмәде, барысы элеккечә. Ана өчен бала, ничә яшьтә булуына карамастан, бары бала булып кала. Без әниләребез алдында мәңге бурычлы. Аларны онытырга хакыбыз юк.

Әнием

Ул безгә иң якын кеше,

Безне назлый, ярата.

Күктәге якты кояш күк

Ул җылылык тарата.

Тәмле ризыклар пешерә,

Башкара күп эшләрне.

Аның эше, тырышлыгы

Сокландыра күпләрне.

Шигырь язам, җырлар җырлыйм

Әниемә карата.

Безнең өчен ул бердәнбер,

Шуңа аны яратам.

Алинә Яруллина 10 сыйныф

Минем әнием

Кайберәүләр " Кояш" бер генә ди

Мин килешмим; икәү ул минем

Берсе балкый аның кук йөзендә

Икенчесе - өйдә Әнием!

Әни! Әнием!!! Нинди олы, кадерле сүз бу! Синең өчен нинди генә матур сүзләр язсам да, аз булыр сыман, кадерле әнием. Синең йомшак кулларыңның мине иркәләве, " кызым"- диеп эндәшкән ягымлы тавышыңны, моңлы җырларыңны ишетүе үзе бер бәхет

.Минем әнием хат ташучы булып эшли. Ул авыл халкына хатларны, газеталарны вакытында таратырга тырыша. Әниемә өйдә дә эш җитәрлек. Ул тәмле- тәмле ризыклар пешерә, юа, җыештыра. Шуңа күрә әниемә мин дә булышырга тырышам. Аздан да күңелләре була бит аларның. Әнием,бәгърем, син булганга көннәрем аяз, төннәрем ай - йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар. Син мине кешеләргә карата, шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерердең. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт. Биргән кинәшләрең тормыш юлымда маяк булып миңа һәрчак юл күрсәтеп торсын иде.

Кадерле әнием! Сау - сәламәт булып, әти белән тигезлектә, мине - бердәнбер кызыгызны бәхетле итеп үстерүегезне, минем уңышларыма сөенеп озак яшәвегезне телим!

Алия Байтимерова, 9 сыйныф

Әниләрнең кадере

Күкрәк сөтен имезеп, тәрбияләп,

Синең өчен янып-көеп йөргән.

Әни бит ул, сиңа Яшәү көчен биргән.

"Әни"диеп дәштеңме,

Син көчле һәм бәхетле. Һәркемгә үз әнисе Дөньяда иң кадерле.

Һәркемнең дә бит теле "Әни" диеп ачылган.

Сине уйлап, төннәр буе

Ул күз яшен агызган.

Камилә Ганибаева, 10 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев