Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Иске Казиле, Картатал, Атабай һәм Бишалаб авыллары халкы берләшеп "Авыл бәйрәме"н уздырды фоторепортаж

Инде өч ел Иске Казиле авыл җирлегенә кергән авыллар "Авыл бәйрәмнәре" уздыра. Узган еллардан аермалы буларак, быел, 29 май көнне Иске Казиле, Каратал, Атабай һәм Бишалаб авыллары халкы берләшеп, "Авыл бәйрәме"н элек Сабантуй була торган мәйданда уздырды. Бәйрәмнең башлап йөрүчеләре Каратал авылы ТИҮ рәисе Мидхәт Гыймадиев, Иске Казиле авыл ТИҮ...

Инде өч ел Иске Казиле авыл җирлегенә кергән авыллар "Авыл бәйрәмнәре" уздыра.


Узган еллардан аермалы буларак, быел, 29 май көнне Иске Казиле, Каратал, Атабай һәм Бишалаб авыллары халкы берләшеп, "Авыл бәйрәме"н элек Сабантуй була торган мәйданда уздырды. Бәйрәмнең башлап йөрүчеләре Каратал авылы ТИҮ рәисе Мидхәт Гыймадиев, Иске Казиле авыл ТИҮ рәисе Равил Кадыйров булды. Аларга Әхмәт Хәсәнов, Айнур Закиров кушылды. Бәйрәм ярышларсыз булмый инде. Бүләкләрне Равил Кадыйров Рәсимә Нәҗмиева (Хабибуллина), Фирдәвес Кадыйрова, Дамирә Сөләйманова әзерләделәр. Иң соңыннан килүче атка дип Сания Зыяфәтова, иң кечкенә көрәшчегә дип Иске Казиледән Гыйлметдиновлар гаиләсе бүләк тапшырды. (Бәйрәм барышында Кама Тамагында яшәүче, Болгаер кызы Миңзифа Дәүлетшина соңыннан килүче атка дип 5 мең сум акча бирде). Шулай ук авыл халкы бәйрәмне уздыру өчен үзеннән өлеш кертте. Монда инде 5 әр мең сум акча бирүчеләр - бертуган Илшат һәм Дамир Сабирҗановлар, Равия Усманова (Хамидуллина) булды. Шулай ук Караталдан Галимҗан Яруллин һәм Атабай мәчете өчәр мең сум акча бирде. Авыл халкы биргән 1000 сум, 500 сум акчаларны, күп санлы бүләкләрне санап та торырга кирәкмидер.

Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Иске Казиле үзешчән сәнгатьтә катнашучылары бәйрәмне гармунчылар чыгышы, матур бию, уеннар белән башлап җибәргәч, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатип улы Сәгдиев бәйрәмне ачык дип белдерде. Бәйрәм уздырырга дип Атабай авылының имам-хатибы Җәүдәт Фәйзуллин хәер-фатиха биргәч, тәбрикләү сүзләре башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләрне Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Валиев, төрле елларда Ленин исемендәге күмәк җуҗалык рәисләре булып эшләгән Ринат Гатин, Зөфәр Гарәфиев, Мидхәт Гыймадиев котлады.

Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Үзләренең дәртле җырлары һәм биюләре белән халыкның кәефен тагын да күтәреп җибәргәч, бәйрәмнең күңелле уеннары башланып китте. Гармунчылар чыгышы, бизәлгән җигүле атлар мәйдан бизәге булды.

Ярышлар - искиткеч күренеш- атлар чабышы белән башланып китте. Ярышта күрше авыллардан килгән йорт, эш атлары чабышты. Авыл халкының туган тумачасына көч биреп дәррәү килеп атларны каршылавы, кызыксыну катыш дәрт белән чабышкыларны күзләве дисеңме, чабышкы атларның муенына сөлге урап мәйдан әйләндергәндәге алкышлар һәммәсе күңел күтәренкелеге, шатлык, куаныч, сөенеч, бердәмлек белән сугарылган иде. Красновидовадан -Алексей, Чаллыдан-Миннегалиев Радик, Иске Казиледән - Хамидуллин Радик, Атабайдан Юсупов Рөстәм, Олы Кариледән Галимзянов Маннур чабышкылары көч сынашса, аларны старттан озатучы һәм фиништан каршы алучы Закиров Айнур һәм Хасанов Әхмәт булды.

Күзенә берни күренмичә каяндыр нәрсәнедер таба алуны бөтен кеше дә булдыра алмый шул, ә бар көче белән чүлмәк ватам дип такыр җиргә эләктергән кешеләрне дә, капчык эчендә чәбәләнүне күзәтү дә үзе бер күңелле күренеш.

Ике ир бил турысындагы биеклектә урнаштырылган баганага кара-каршы менеп утырганнар да, булалар. Байтимиров Гарифҗан оештырган көрәштә салам тутырылган капчык белән төрле яштәге ир-егетләр елгырлыкларын да көчләрен дә, җитезлекләрен дә сынады.

Иңгә көянтә-чиләк асып йөгерү мөмкин кадәр суны түкмичә беренче килергә дип яшь киленнәр дә, ак яулыклы апалар да, егетләр һәм абыйлар да җыелды.

Ир-егетләр арасында да, хатын кызлар арасында да аркан тартышу бик кызыклы булды. Әллә бүләкләре кызыктырды, әллә инде чынлап та көчләрен сынап карыйсылары килде Закиров Айнур янына ир-егетләрдән 10 команда, хатын-кызлардан 4 команда җыелган иде. Аңа хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше, ирләр һәм яшүсмерләр арсында гер күтәрү ярышлары ялганып китте.

Көрәштә абсолют батыр булып Радик Кадыйров калды. Ул традицион бүләк - тәкә һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Бәйрәм шулай мәйданда ярышлар, Казан артистлары, Иске Казиле үзешчән сәнгаттә катнашучыларның, кайткан кунакларның концерт номерлары белән шау-гөр килеп ахырына якынлашты. Җыеннан халык әкрен генә авылга таба, урамнарга таралды.

Бу бәйрәм тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өстәде, ел буена җитәрлек шаян көч бирде.

Халык рәхәтләнеп аралашты, бәйрәм итте. Озын кышта бераз талчыккан күңелләр күтәрелеп, җилкенеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев