Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Иске Казиле авылында балалар сабантуе үткәрелде

1 июнь Балаларны саклау көненә Иске Казиле авылы мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта Балалар сабантуе үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Аскарова Тәслимә башлап җибәрде. Балалар 2 командага бүленеп бик теләп һәр уенда катнаштылар. Ярышларны үткәрергә Лилия Садриева да булышты. Билгеле инде, ярыш булгач алдан килүче дә, артта калучы да булды, ләкин...

1 июнь Балаларны саклау көненә Иске Казиле авылы мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта Балалар сабантуе үткәрелде.

Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Аскарова Тәслимә башлап җибәрде. Балалар 2 командага бүленеп бик теләп һәр уенда катнаштылар. Ярышларны үткәрергә Лилия Садриева да булышты. Билгеле инде, ярыш булгач алдан килүче дә, артта калучы да булды, ләкин бүген ярышларда дуслык җиңде. Һәрберсенә бүләкләр, күчтәнәчләр бирдек, истәлеккә фотога төштек. Соныңнан авыл фельдшеры Фирдания Гыйльметдинова балаларга тәмәкенең зарары турында сөйләде, алар белән әңгәмә корды. Балалар бик теләп үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев