Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Ишем авылының хөрмәтле кешеләре турында

Ишемгә соңгы баруыбызда без кибеттә авылның хөрмәтле кешеләре - Әминә Хайруллина, Мөсфирә Зәйнуллина һәм Дилбәр Йосыпованы очраттык. Алар барысы да сугыш чоры балалары. Авыр балачак еллары, сугыштан соңгы чор турында сөйләгез әле дигән үтенечебезгә бик тыйнак булсалар да, каршы килмәделәр. "Ул вакыт ил ни күрсә, без дә шуны күрдек", -...

Ишемгә соңгы баруыбызда без кибеттә авылның хөрмәтле кешеләре - Әминә Хайруллина, Мөсфирә Зәйнуллина һәм Дилбәр Йосыпованы очраттык. Алар барысы да сугыш чоры балалары. Авыр балачак еллары, сугыштан соңгы чор турында сөйләгез әле дигән үтенечебезгә бик тыйнак булсалар да, каршы килмәделәр. "Ул вакыт ил ни күрсә, без дә шуны күрдек", - диделәр.


Араларында иң өлкәне Әминә апа Хәйруллина 1931 елның 9 июлендә күп балалы гаиләдә туган. "Без барыбыз да кече яшьтән хезмәткә өйрәтелгән, хуҗалыкта нидер эшләү безнең өчен уен белән бер иде. Терлек асрасак та, тыйнак яшәдек, чөнки күбәү идек. Ачлыктан болындагы үлән коткара иде. Бригадада төрле колхоз эшләрендә хезмәт куйдым, аннары 43 ел сыер саудым, коммунистик хезмәт ударнигы булдым. Үз гаиләмне кормадым, карт әниемне карадым. Хәзер миңа абыемның кызлары кайтып йөри, кышка шәһәргә алып китәләр. Китәсе килми, өйдә җылы, бар да бар, тик менә еллар гына үзенекен итә", - ди Әминә апа.

Мөсфирә апа Зәйнуллина гомер көзен тормыш иптәше Фәрит абый белән каршы ала, икесе дә 1932 нче елгы. Ике ул һәм ике кыз үстергәннәр. Хәзер балалары Казанда яши, туган йортка еш кайталар, оныклар һәм оныкчыклар да әби-бабайны бик ярата. "Мин дә күп балалы гаиләдән, абыйларым Әсгать һәм Рәис Бәшировлар Бөек Ватан сугышы ветераннары. Әтиебез Нурулла 1942 елда фронтка китте, анда ул берничә тапкыр яраланган. Кире әйләнеп кайтканда авыру булып кайтты, аякларын өшеткән, 73 яшендә үлде. Гомер буе хезмәттә булдым, бозаулар, башмак таналар карадым, сыер саудым, колхоз рәисе нинди эш кушса, шуны башкардым. Фәрит бөтен гомерен механизаторлык эшенә багышлады, медальләр белән бүләкләнде. Икебез дә хезмәт ветераннары. Бөтен авырлыкларны, көнкүреш эшләрен бергә күтәрдек. Безнең гаиләдә бер-береңнең фикерен тыңлап эш итү гадәте бар, шулай аңлашып яшәдек. Кадер-хөрмәттә тәрбияләп, каенана-каенатаны да соңгы юлга озаттык. Өлкәннәргә хөрмәтне балаларыбызда да тәрбияләргә тырыштык", - ди Мөсфирә апа.

Дилбәр апа Йосыпова 1932 елда Бәрлегуҗа авылында туган. 1956 елда Ишем егете Минделгә кияүгә чыга, бергә 59 ел гомер итәләр. Миндел абый бер ел элек вафат булган. Каенатасы сугыш бетәр алдыннан 1945 елда үлә. "Әти фронтка киткәндә миңа 9 яшь иде. Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим - 1941 елның 25 августы. Башлангыч мәктәптә укыдык, укытучыбыз Шаһимәрдән абый иде - күренекле баянчы Рәис Сафиуллинның әтисе. Без аны бик хөрмәт иттек. Ул безгә әтиебез кебек иде. "Тырышып, яхшы укуыгыз фашистны җиңәргә ярдәм итә", - дип әйтә иде. Кырда калган бәрәңге, борчакны күп җыйдык. Әнине күрми дә идек - ул көнозын эштә. Черегән бәрәңге, кычыткан белән көн күрдек. Хәзерге муллыкка көн саен, минут саен шөкерана кылсаң да, әз булыр. Булганына сөенеп, шатланып яшәр заманалар җитте", - дип сөйләде Дилбәр апа. Ул 20 ел сөт җыючы булып хезмәт куя. Сөтне Олы Кариле май заводына тапшырганнар. 15 ел хат ташучы булып эшли. Тормыш иптәше белән бергә алар ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Балалары һәм оныклары аңа картлык көнендә таяныч һәм шатлык.

"Заманасы бик авыр хәзер, тыныч түгел. Телевизор карыйбыз да, борчуга калабыз. Бары бер теләк - беркайчан да, беркайда да сугыш, кан коеш булмасын иде. Тормыштан зарланмыйбыз, бар нәрсәбез дә бар, җитәкчелеккә рәхмәт. Безнең өчен иң кыйммәт нәрсә - ул җирдәге тынычлык", - диләр беравыздан сугыш чоры михнәтен күргән, сугыштан соңгы елларның ачысын-төчесен татыган, бөтен гомерләрен илгә хезмәт итүгә багышлаган чал чәчле апалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев