Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы “Идел таңнары” газетасы редакциясе алдан игълан ителгән “Минем шәп рецептым” бәйгесенең чикләрен киңәйтә

"Идел таңнары" газетасы редакциясе алдан игълан ителгән "Минем шәп рецептым" бәйгесенең чикләрен киңәйтә. Анда газетаны яздыру-яздырмауга карамастан районда яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге быел 8 февральдә булачак Кытай Яңа елына багышланачак. Редакция бәйгене социаль яклау идарәсенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белән берлектә үткәрә. Барлык катнашучыларны кызыклы күңел ачу программасы...

"Идел таңнары" газетасы редакциясе алдан игълан ителгән "Минем шәп рецептым" бәйгесенең чикләрен киңәйтә. Анда газетаны яздыру-яздырмауга карамастан районда яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге быел 8 февральдә булачак Кытай Яңа елына багышланачак.

Редакция бәйгене социаль яклау идарәсенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белән берлектә үткәрә. Барлык катнашучыларны кызыклы күңел ачу программасы һәм истәлекле бүләкләр көтә. Жюри составына профессиональ аш пешерүчеләр һәм гурманнар керәчәк.
Бәйгедә катнашырга теләүче кешеләр 1 февральгә кадәр 2-13-83 телефоны аша шалтырата ала.
Конкурска үзегез әзерләгән ризык белән килегез, аңа жюри үзенең бәясен бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев