Идел таңнары
  • Рус Тат
  • «Кама Тамагы – безнең икенче ватаныбыз»

    30 октябрь ел саен сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.1974 елда нәкъ менә бу көнне Мордовия лагерында сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы чыгып, ачлык игълан итәләр. Әлеге датага РСФСР Югары Советының 1991 елның 18 октябрендәге махсус карары белән Хәтер көне дигән рәсми статус бирелә. Әлеге...

    30 октябрь ел саен сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.1974 елда нәкъ менә бу көнне Мордовия лагерында сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы чыгып, ачлык игълан итәләр. Әлеге датага РСФСР Югары Советының 1991 елның 18 октябрендәге махсус карары белән Хәтер көне дигән рәсми статус бирелә.

    Әлеге көн безгә җинаять кылуда гаделсез нигездә гаепләнеп төзәтү хезмәт лагерьларына һәм махсус тоту урыннарына җибәрелгән миллионнарча кешеләрнең фаҗигале тарихы турында искәртә. тагын да күбрәге атып үтерелә. Күпләре салкыннан һәм ачлыктан вафат була, аларга туган якларына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Безнең районда репрессияләнгәннәр һәм акланганнар исемлегендә 15 кеше бар. Аларның барысының да язмышлары мәрхүм ителүләр һәм авыр сынаулар аша узган. Хәтер көне алдыннан без район үзәгендә яшәүче Гайшә Сибгатуллина белән очраштык. Кырым татарларыннан булган Сибгатуллинар гаиләсе Ялтада яшәгән. Әтиләре Сәрвәр Мәмәт улын НКВД хезмәткәләре 1937 елда ук кулга алалар һәм аны туганнары башка беркайчан да күрмәгән. Гайшә Сәрвәр кызы 1938 елда туган. Әниләре Нәзифә Әннан кызына Гайшә һәм Фатыйманы берүзенә генә тәрбияләргә туры килә. Апасы гайшәдән ике яшькә олы. 1944 елда май аенда әлеге гаилә ишегенә таныш булмаган кешеләр шакып, үзләре белән өс киемнәре һәм өч-дүрт көнгә җитәрлек ризык алырга кушып, тиз арада җыенырга боералар. Шәһәр үзәгендә халык күп була. барысын да төнлә ябык товар вагоннарына төйиләр. гайшә Сәрвәр кызы юлда никадәр булуларын хәтерләми. Юлда вафат булган өлкәннәрне һәм авыруларны вагоннан җиргә ыргытуларын гомере буена онытмаган. Алар Фатыйма апасы белән Чабаксарда чак кына бер-берсен югалтмаганнар, поезд аз гына вакытка туктап торган арада, кызлар әниләрен югалталар. Озата баручылар елаган кызларны тотып алып, вагонга тондыралар. Аларны Марий урманнарына китерәләр. Барысын да озын баракка урнаштыралар. Хәзер, гайшә Сәрвәр кызы әйтүенчә, алар 1975 елга кадәр яшәгән Цинглок поселогы юк инде. Сугыш тәмамланырга бер ел кала аларга берникадәр он һәм күкәй порошогы, борчак һәм тоз бирәләр. Аннары алар ачлыкны да, суыкны да, яшүсмер кызлар өчен авыр хезмәтне дә татый. «Сугыштан соң янгын полосалары казыдык, каен агачыннан утын әзерләдек. Ул вакытта газ-утын белән ягыла торган тракторлар бар иде, без әзерләгән ягулык алар өчен иде. 15 яшемдә урман кисү заводына урнаштым, анда бүрәнә төядем». Әлеге авыр хезмәт өчен бер тиен дә түләмәгәннәр. Гайшә Сәрвәр кызына бер телем икмәк өчен төрле гаиләләрдә балалар да карарга туры килә. Чабаталы, ярым ялангач, «Надя кызлары» , аларны биредә шулай атыйлар, кышын йөк төяүчеләр өчен учак ягалар, шулай итеп вагоннарга урман төягән урынны яктыртып торалар. Әниләре тимер юлда эшли. Ул 64 яшенә кадәр яши һәм Марий Элда җирләнә. «Әнигә ниләр генә күрергә туры килмәде, безне туендыру өчен ул үзен кызганмады. Хәтта печән дә күтәреп ташыды». 70нче елларда урман әзерләү өчен Марий Элга Кама Тамагыннан да килеп йөриләр. Александр сучков һәм Рөстәм Гыйләҗев Гайшә Сәрвәр кызы гаиләсен Татарстанга чакыралар. Шулай итеп Гайшә ханым мәктәп яшендәге ике баласы белән Кама Тамагына күченә. 16 ел ремонт-төзелеш участогында штукатур-буяучы булып эшли. Дәүләт аларга йорт салып бирә. Хәзер Гайшә Сәрвәр кызы лаеклы ялда. Ул улы Нариман үлемен дә кичерә, аның улы Сәрвәр белән кызы Кристина һәм кызы Гөлнараның кызы Гаянэеһәрвакыт яртакан әбиләре янында. Хәзер ул оныкларының балаларын карарга булыша. «Хәзер тормыш әйбәт, пенсия бар нәрсәгә дә җитә. Кама Тамагы безнең өчен икенче ватаныбызга әверелде. Биредә халык ачык, игелекле. Бүгенге тормышыбыздан канәгать. Мин ачлыкның нәрсә икәнен яхшы беләм, бу бик куркыныч. Дөньяда тынычлык, балаларның балачагы бәхетле булуын телим», - диде ахырдан Гайшә Сәрвәр кызы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: