Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы башкарма комитеты социаль әһәмиятле эшләр өчен грант бирелүе турында хәбәр итә

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты хәбәр итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 ноябрендәге 2524 нче күрсәтмәсе нигезендә 2015 елның 10 ноябреннән 25 декабрьгә кадәр социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы үткәрелә. Конкурста катнашу...

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты хәбәр итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 ноябрендәге 2524 нче күрсәтмәсе нигезендә 2015 елның 10 ноябреннән 25 декабрьгә кадәр социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 2015 елның 10 ноябреннән 30 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, г.Казань, Волгоград урамы, 47 нче йорт. Телефоннар: (843) 557-21-47, 557-21-91.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау сайтында урнаштырылган www.mtsz.tatarstan.ru "Конкурс" бүлеге.
"Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы Татарстан Республикасы коммерция булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме бирү турында"гы 2009 елның 8 июнендәге 373 нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган конкурс турындагы положение нигезендә, конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан ким булмаган эшчәнлек алып барган коммерцияле булмаган оешмалар конкурста катнаша ала. Сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр, профсоюзлар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр формасындагы коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук ябылу һәм үзгәртеп төзелү турында карар кабул ителгән оешмалар конкурста катнаша алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев