Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы балаларына ничә яшьтән мульфильм карарга ярый?

Гаҗәп булмаса да, һәр балага ата-ана игътибары кирәк. Ләкин кайвакыт ата-ананың мөһим эшләр белән шөгыльләнгән яисә тынычлыкта ял итәсе килгән чаклары була. Күпләр моны җиңел хәл итә: баласына телевизорда мультфильм кабызып куя. Шулай итеп, бала хәрәкәт итүче төсле рәсемнәр күзәтә башлый, ә ата-ана җиңел сулап үз эшенә керешә. Тик балага...

Гаҗәп булмаса да, һәр балага ата-ана игътибары кирәк. Ләкин кайвакыт ата-ананың мөһим эшләр белән шөгыльләнгән яисә тынычлыкта ял итәсе килгән чаклары була. Күпләр моны җиңел хәл итә: баласына телевизорда мультфильм кабызып куя. Шулай итеп, бала хәрәкәт итүче төсле рәсемнәр күзәтә башлый, ә ата-ана җиңел сулап үз эшенә керешә. Тик балага файдалымы алар, гомумән, балага ничә яшьтән мультфильмнар карарга ярый?


Табиблар әйтүенчә, баланың күзәтүсез мульфильм каравы аркасында аның күрү һәм нерв системасына зыян килергә мөмкин. Ул экраннан кабул итеп бетерә алмый торган мәгълүмат ала, чөнки баланың аны кабул итәргә белеме дә, тәҗрибәсе дә юк. Сабый үзен мультфильм геройлары кебек тота башларга мөмкин, һәм ул геройның тискәре булу ихтималы да бар. Күзәтүсез мультфильм караган бала телевизор каршында утыруны гадәткә кертергә мөмкин.

- Бу бары тик мультфильм гына! Аны махсус балалар өчен чыгаралар!- диючеләр булыр. Ләкин балалар психологлары фикеренчә, балага мультфильмнарны бары ике яшьтән генә карарга ярый. Нәкъ менә ике яшьтән бала игътибарлы булырга, экрандагы геройларның сөйләмен аңларга һәм исендә калдырырга өйрәнә. Иң беренче вакытларда балага көненә ике тапкыр 15 минут дәвамында мультфильм карарга рөхсәт итәргә була.

Балага нинди мульфильмнар сайларга? Бу бик авыр сорау, чөнки һәр балага төрле мульфильмнар ошый. Совет фильмнарын гына күрсәтүче ата-аналар да, Уолт Диснейныкына өстенлек бирүчеләр дә бар. Бүгенге көндә "Маша и Медведь", "Фиксики", "Смешарики", "Барбоскины", "Лунтик" кебек мультфильмнар популяр. Татар балалары өчен "Татармульфильм" студиясе исә татар халык әкиятләре һәм Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп махсус татарча мульфильмнар төшерә башлады. Аларны сайтларында күрергә мөмкин.

Бик кечкенә балалар өчен кыска мультфильмнар сайларга тырышыгыз. Аларның эчтәлеге, сюжеты балага аңлаешлы һәм гади булсын. Мульфильмның төрле ачык төсләргә бай һәм яңгырашлы көйле булуы да мөһим. Ә инде мульфильм тәмамланганнан соң, балагыз белән фикер алышыгыз. Аның нәрсә аңлаганын, кайсы геройның ошавын, ә кайсысының ошамавын - барысын да сораштырыгыз. Мультфильмнар - бала өчен дөньяны танып-белүнең бер ысулы. Ләкин бу танып-белүнең ата-ана күзәтүе астында башкарылуы шарт.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев