Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Атабай авылында Яңа ел -2016 чыршысының утларын кабызу бәйрәме үтте (фото)

19 декабрь кичендә Атабай авылында Яңа ел -2016 чыршысының утларын кабызу бәйрәме үтте. Мәдәният йорты мөдире Рәмис Зиннәтуллин әзерләгән театральләштерелгән тамашада Убырлы (Һадиева Әлфия), үзенең кызларын, Кыш бабай һәм Кар Кызы ярдәмендә эшкә өйрәтте. Ә кызлар-Йокыбану (Әлфия Шәрәфиева) һәм Җилбикә (Әлфия Вәлиева) аларга рәхмәт йөзеннән, килгән кунакларны, Кыш бабай белән...

19 декабрь кичендә Атабай авылында Яңа ел -2016 чыршысының утларын кабызу бәйрәме үтте.


Мәдәният йорты мөдире Рәмис Зиннәтуллин әзерләгән театральләштерелгән тамашада Убырлы (Һадиева Әлфия), үзенең кызларын, Кыш бабай һәм Кар Кызы ярдәмендә эшкә өйрәтте. Ә кызлар-Йокыбану (Әлфия Шәрәфиева) һәм Җилбикә (Әлфия Вәлиева) аларга рәхмәт йөзеннән, килгән кунакларны, Кыш бабай белән Кар кызын, Рахматуллина Рушания пешергән кайнар коймак белән сыйладылар. Соңыннан чыршы янында биюләр, уеннар оештырылды һәм Кыш бабай белән Кар кызы чыршы утларын кабызып, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштылар. Ә киләсе очрашу, Рәмис Зиннәтуллин әйтүенчә, 29 декабрьдә була. "Ул көнне атабайлыларны бал-маскарадка Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка кунаклар килә," -диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев