Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Антоновка авылында геройлар исеме уелган

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеенда - 9 майда Антоновка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемнәре язылган обелиск ачылды. Авыл халкы моны күптән көткән иде, сугыш каһарманнарының якты истәлеге йөрәкләрендә мәңге сакланыр, киләчәк буынга да мирас булып күчәр. "Хәзер без обелискка чәчәкләр куеп, авылдашларыбыз рухына баш ия алабыз", -...

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеенда - 9 майда Антоновка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемнәре язылган обелиск ачылды.


Авыл халкы моны күптән көткән иде, сугыш каһарманнарының якты истәлеге йөрәкләрендә мәңге сакланыр, киләчәк буынга да мирас булып күчәр. "Хәзер без обелискка чәчәкләр куеп, авылдашларыбыз рухына баш ия алабыз", - ди Антоновка авылы халкы. Красновидово авыл җирлеге башлыгы Владимир Оленин әйтүенчә, антоновкалыларның инициативаларын һәм омтылышларын алар хуплаган, ярдәм күрсәткәннәр.

Обелиск төзелешенә җирле үзидарә 280 мең сум акча бирде, халыктан 30 мең сум акча җыелды, муниципаль район башлыгы Павел Лоханов та ярдәм итте", - ди Владимир Павлович. Антоновкадан чыккан Любовь Александровна һәм Николай Владимирович Дюсеевлар - бу изге эшнең актив булышчылары һәм идеяне илһамландыручылар.

Бүген антоновкалыларның тагын бер хыялы - чиркәү төзү. Изге эш инде башланган - чиркәүгә нигез салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев