Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы халкы игътибарына!

20 августта Алма спасы фестивалендә катнашырга теләүчеләр Красновидовога автобуста бара ала.

Моның өчен махсус рейс оештырыла.

Тукталышлардан кузгалып китү вакыты:

Кама Тамагы, автовокзал – 10.45

Кама Тамагы, үзәк тукталышы – 11.05,

Тенеш штп – 11.20

Антоновка авылы – 11.40.

Красновидовога килеп җитү вакыты – 12.00.

Красновидоводан автобус сәгать 18.45 тә кузгала. Тукталыш урынын автобус йөртүчедән сорагыз.

Бу вакыт эчедә бәйрәмдә катнашучылар иҗади коллективлар чыгышын карый, конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша, ярминкә рәтләре буенча йөри, музей бакчасында ял итә, эшмәкәрләр оештырган табындагы ризыклардан авыз итә ала.

Исегезгә төшерәбез, “Алма спасы-2022”  фольклор бәйрәме 20 август көнне Красновидово авылында ике мәйданчыкта – А.М.Горький музеенда  һәм Идел буенда Венец кыя-ташында узачак.

А.М. Горький музеендагы программа (Кама Тамагы районы, Красновидово авылы, Горький ур., 17)

11.00-12.00 – ирекле керү

11:00-14.00 – «Горький Fest» иммерсив программасы. XIX гасыр ахырында рус авылы атмосферасына чуму:

- “Тормыш этюдлары" – костюмлаштырылган экскурсия яшь Алеша Пешковның (Максим Горький) Казан һәм Красновидово чорындагы тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак.

- «Ачык һавадагы музей» – этнографик экспедицияләрдә җыелган экспонатлар: XVIII-XIX гасырларда хезмәт һәм көнкүреш кораллары презентациясе.

- “Arnuvo стилендә йөрү" – XX гасыр башы рухындагы костюмлаштырылган пикник: модерн чоры модельләрен күрсәтү, шул чор биюләре һәм актив күңел ачу (фантлар, бадминтон, уен-буриме), фотозоналар.

- "Музей бакчасында чәй эчү” – рус авылында чәй эчү серләре һәм алмадан әзерләнгән сыйлар.

- "Прохор бакалеясы" – булачак бөек пролетар язучысы Казаннан киткәч эшләгән бакалея лавкасында булачаксыз. Ә иң мөһиме – баранкадан һәм кетердәп торган күмәчтән авыз итәчәксез.

- Красновидово авылында Горький йөргән урыннар буйлап җәяүле экскурсия.

Идел ярында Венец кыя-ташында булачак чара программасы:

12:00-15:00 – рус, татар, чуаш, мари һ. б. халыкларның фольклор коллективлары концерты;

15:00-16:00 – Идел буе халык уеннарыннан торган интерактив программа;

16:00-17:00 – «Волга-волга» ВИА чыгышы

17:00-18:00 – Махсус кунаклар«Буран әбиләре»

18:00-19:00 – этно-дискотека

12:00 дән 18:00 гә кадәр: халык һөнәрчелеге ярминкәсе: яңа аерткан бал, ысланган балык, алмадан һәм җиләк-җимештән тәм-том, үләннәр, авыл халкы эшләнмәләре.

Gastro-катнашучыларны һәм фермерларны берләштерә торган фуд-корт зонасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев