Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районыннан янгын сүндерүче республика конкурсы призеры булды

Руслан Вязников “ТР янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе” республика бәйгесендә өченче урын яулады.

Руслан Александрович Сөйки авылы аерым постында янгын сүндерүче булып җиденче ел эшли. Белеме буенча ул ветеринар табиб, әмма янгын сүндерүче-коткаручы булырга карар иткән.

Бәйгедә беренче тапкыр катнашкан. Башта районда сайлап алу туры узган, анда ул иң яхшысы дип табылган. 18 апрельдә Казанда узган республика ярышларында катнашкан.

-Смотр-бәйгенең беренче этабында тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау, медицина әзерлеге буенча теоретик белемнәребезне күрсәттек. Аннары күнекмәләр манежында гамәли осталыклар – штурмлы баскычтан менү, махсус кием кию, коткарылучыга кигезмичә генә коткару элмәген бәйләү буенча бәйге этапларын уздык. Смотр-конкурс безнең физик әзерлек дәрәҗәсен ачыклый торган этаплар: кыска арага йөгерү, аркылы борыста тартылу һәм 1000 метрга йөгерү белән тәмамланды. Ярышлар җиңел түгел иде, конкурентлык зур булды. Призлы урын яулавыма мин бик шат. Киләчәктә әлеге һөнәри бәйгедә җиңү яулап, “Татарстанның иң яхшы янгын сүндерүчесе” исеменә лаек буласым килә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев