Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше генә калды

Ике ветеранга да 95 яшь.

Николай Макарчев хатыны Нина Яковлевна белән Мордва Каратае авылында яшиләр. Октябрь аенда бергә тормыш коруларының 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәләр.

Вазыйх Ногманов үзенең туган авылы - Келәнчедә кече улы гаиләсе белән яши.

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан ветераннарны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина, “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннатова һәм район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юманов котлады. Ветераннарга чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев