Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Ураза бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Изге Ураза бәйрәме төп кануннарны – рухи чистарыну, тынычлык сөю, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессия вәкилләре өчен дә бер үк дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар мохтаҗларга ярдәм итәргә, дуслыкка һәм иҗатка, игелеккә һәм мәрхәмәткә өнди, тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Бу бөек бәйрәмдә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык, шатлык, татулык, игелек телим! Ураза бәйрәме барыбызга да рухи тынычлык һәм үз көчебезгә ышаныч бүләк итсен. Тормышыбыз изге эшләр һәм гамәлләр белән тулсын. Сезгә озак елларга җитәрлек сәламәтлек һәм бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!
Н.А. Вазыйхов,
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев