Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйховның Ураза гаете уңаеннан котлавы

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Чын күңелдән сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу көнне бөтен дөньяда мөселманнар  ислам диненең  мөһим баганаларының берсе булып торган ураза тәмамлануны билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм тән һәм күңел пакьлегенә, мохтаҗларга ярдәм итүгә, Аллаһыга ышанычны ныгытуга, аның кушканнарын үтәүгә өнди торган кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятле кыйммәтләрне чагылдыра. 

Изге Ураза бәйрәме һәр йортка җылылык, шатлык, үзара аңлашу, тынычлык һәм муллык бүләк итсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык эшләрегездә дә уңышлар телим.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев