Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйховның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Сезне ислам диненең иң мөһим һәм иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу изге бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия, ул иман һәм рухны ныгыта. Күп гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәтне гәүдәләштерә. Бу бәйрәм бездә иң яхшы кешелек сыйфатларын – мәрхәмәтлелекне һәм янәшәдәгеләргә карата мәхәббәт хисен тәрбияли. Районыбызда элек-электән төрле милләт һәм дин кешеләре, иңне иңгә куеп, дус һәм тату яши. Бу вакыт эчендә район халкы бер-берсе белән шулкадәр якынайды ки, күп кенә традицияләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәни үзенчәлекләр уртакка әверелде һәм алар халкыбызның рухи яктан баюына хезмәт итә. Мөселманнар киләчәктә дә конфессияара элемтәне үстерүгә, үзара аңлашуга һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык  эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим! Әлеге изге бәйрәм һәр йортка шатлык алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк итсен.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев