Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

Хөрмәтле каматамагылылар! Әлеге бәйрәм уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бу бәйрәм уртак максатларга ирешү өчен, Ватаныбызның чәчәк атуы, дәүләтчелегебезне ныгыту хакына Россия халыкларының электән килгән тарихи берләшү традицияләрен символлаштыра. Ата-бабаларыбызның данлы һәм батыр гамәлләре безнең өчен һәрчак бердәмлек, теләктәшлек һәм патриотлык үрнәге булып тора.

Районыбыз территориясендә  төрле милләт вәкилләре яши. Нинди милләттән булуыбызга, нинди дин тотуыбызга, җәмгыятьтә биләгән урыныбызның нинди булуына карамастан, барыбыз өчен дә бу көн Кама Тамагы җирен үстерү хакына берләшү көне булсын. Тирән мәгънәгә ия булган әлеге көн – Халыклар бердәмлеге көнендә күтәренке рух, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге һәм тынычлык телим! Без барлык булган кыйммәтләребезне саклап калып, туган районыбыз, республикабыз һәм илебез иминлеге турындагы хыялларыбызны чынга ашыра алачагыбызга ышанам.      

Кама Тамагы МР башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X