Кама Тамагы башлыгы: «Сыер савудан да тамаша ясап була»
Лобач тавы, Юрьев мәгарәсе, данлыклы виноград бакчасы… Кама Тамагын таныткан иң билгеле урыннарның берничәсе генә бу. Тырыш халкы, оста һөнәрчеләре белән дә данлыклы ул. Район бүген ниләр белән яши? Халыкны нәрсә борчый? Киләчәккә нинди планнары бар? Район башлыгы Наил Вазыйхов белән шул хакта сөйләштек.
– Сезнең районны туристлар үз итә. Бу юнәлештә нинди планнарыгыз бар?
– Бездә булып киткән кешеләр алдаларга ирек бирмәс. Кама Тамагы – бай табигатьле, республикадагы иң матур район. Без туризм тармагын үстерү өчен менә дигән җирлектә яшибез. Яр буе полосасы гына да 75 чакрымнан арта. Бездәге табигать искиткеч. Лобач тавының даны еракларга таралган. Туризм тармагында башкарасы бик зур эшләребез бар. Аеруча саклана торган табигать зонасы территорияләрен үзләштерергә җыенабыз. Бездә ирекле туризм зур үсеш алган. Безнең бурыч – ирекле туризмнан контрольдә тотыла торган туризмга күчү. Юкса, без бүген районга төгәл генә күпме турист килгәнен якынча гына әйтә алабыз. Ул контрольдә тотылмый. Бу бит туристларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә кирәк. Без бит әле урманнарыбызны, табигый байлыкларны да сакларга тиеш. Әйткәнемчә, ирекле туризм бик нык үсештә. Кешеләр палаткалар белән килеп ял итә. Утынны үзләре белән алып килмиләр, билгеле. Урманнардагы агачларны кисәләр, машина белән дә таптап керәләр.
Безнең район Юрьев мәгарәсе белән дә данлыклы. Бездә балыкчылык өчен дә менә дигән урын. Моның өчен махсус базаларыбыз да бар. Дөрес, аларны да үстерәсебез бар әле. Кыш көне безгә көненә 1,5–2 меңләп кеше балыкка килә. Җәй көне дә атна ахырында шул чама кеше җыела. Киров, Ульян өлкәләре, Чувашия Республикасы, Мәскәү, Тольяттидан ук балык тотарга килүчеләр бар. Хәтта элек-электән балыкчылык төбәге саналган Әстерханнан да хәзер безгә киләләр. Шуңа күрә безгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать белән беррәттән, туризм тармагын да үстерергә кирәк. Кеше бернәрсәсез килеп, бөтен әйберне бездә арендага алып, тыныч күңел белән рәхәтләнеп ял итәрлек булсын. Бу үз чиратында яңа эш урыннары да пәйда булачак дигән сүз.
– Соңгы арада авыл туризмы турында да күп сөйләнә бит.
– Авыл туризмын үстерү турында да уйланабыз. Халкыбыз бик тырыш, сәләтле. Менә шуны лаеклы рәвештә күрсәтәсе иде. Алар үзләренең һөнәрләрен, эшчәнлекләрен танытып кына калмыйча, авыл туризмы ярдәмендә акча да эшли ала бит. Туристны ишегалдына алып кереп, шул ук тавык, кәҗә, сарык, сыер кебек йорт хайваннарын күрсәтеп чыгуның да бер авырлыгы юк бит. Шул ук шәһәр баласына өстәлдәге сөт белән йомырканың кайдан килгәнен үз күзләре белән күрү кызык булачак. Гап-гади сыер савудан да тамаша ясарга мөмкин. Авылларда, күршеләргә үзара берләшеп, мастер-класслар да уздырырга була. Кул эшләренә, аш-су серләренә өйрәтү дә кызык. Туристларга авыл мунчасына керү дә рәхәтлек бирәчәк. Кичен клубларда берәр чара уздырырга мөмкин. Кыскасы, авыл туризмы – авыл җирендә кооперация ясау өчен менә дигән сәбәп. Ике көнлек мондый авылча ял өчен туристлар акчасын кызганмаячак. Уйласаң, тагын әллә нәрсәләр оештырырга мөмкин. Әлегә авыл халкы бу тәкъдимнәремне чынга алмый, көлемсерәп кенә карый. Шулай да якын киләчәктә бу эшне дә оештырырбыз дип уйлыйм.
– Авыл дигәннән, аны яшәтүнең төп юлларын нидә күрәсез?
– Бу очракта иң төп сорау эш мәсьәләсенә килеп тоташа. Авылның үз клубы, мәктәбе булырга һәм ул гөрләп эшләп торырга тиеш. Аларсыз авыл – үлгән авыл. Кызганыч, авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими бара. Яңа туган балалар саны да кими. Бүген безнең һәр авылда ФАП бар. Узган ел аларның һәркайсына югары тизлекле интернет кертелде. Фельдшер теләсә кайсы вакытта район үзәк хастаханәсе табиблары белән онлайн рәвештә элемтәгә чыга, киңәшләшә ала. Булдыра алган кадәр бөтен мөмкинлекләрне тудырып, яшьләрне авылда саклап калдырасы иде. Юкса, соңгы елларда авылда гына түгел, район халкының саны да кими бара. Моңа өстәп әле аларның олыгаюы да күзәтелә. Безгә, нигездә, лаеклы ялга чыккан кешеләр кайтып төпләнә. Яшьләр шәһәргә агыла. Бу исә якын киләчәктә районда яшәүчеләр саны тагын да кимеп, эш урыннары кыскарырга, мәктәпләр ябылырга мөмкин дигән сүз. Шуңа күрә яшьләрне ничек тә үзебездә калдырасы иде. Халык җыеннарында да гел шуны искәртәм.
– Кама Тамагы Казанга якын урнашкан. Файдасы да бар, уйланырлык ягы да. Әйтик, яшьләрне районда калдыру өчен нәрсә эшләнә?
– Бездә яшьләрне авыл, район җиренә җәлеп итүне күздә тоткан бик күп программалар эшләп килә. Клублар төзелә, төзекләндерелә. Эш урыннары булдырыла. Бүген бездә 130лап буш вакансия исәпләнә. 47 кеше исәптә тора. Яшьләрне максатчан укытуга да зур өстенлек бирәбез. 4 ел укыганнан соң безгә эшләргә кайткан яшьләргә шартлар тудырырга тырышабыз. Әйтик, «Аурус» оешмасы Казандагы авыл хуҗалыгы университеты, ветеринария академиясендә студентлар укыта. Аларга стипендия түли. Укыганнан соң районга эшкә кайткан яшьләргә йортлар да төзеләчәк. Бүген авылда да яшәү өчен шартлар шәһәрдән калышмый. Җимерек хәлдәге, буш яткан ферма, биналар бар. Без аларны крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тапшырырга әзер. Айлык түләвен бик аз гына итеп, арендага бирү мөмкинлеге бар. Авыл хуҗалыгы районы саналсак та, бездә өч сәнәгать оешмасы да эшләп килә. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча республикада алдынгы сафларда булмасак та, акрынлап күрсәткечләрне яхшыртырга исәп.
Әңгәмәдәш – Динә Гыйлаҗиева
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев