Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы бүген һәм 55 ел элек

М. Матусовский сүзләренә язылган шигырьдә мондый юллар бар: «Туган ягыма кайттым мин, төз каеннар шаулый урамда». Һәм менә мин дә яшьлегемдәге кебек авылым урамыннан йөрим, һәм тыныч урамнарны бөтенләй танымыйм. Яр өстендә күләгәле юллар белән бакчаны күрәм, янәдән ерак пристаньдә гудок тавышларын тыңлыйм... Биредә күпме гомер үткән, шактый сукмак тапталган...

Мин - Ильин Юрий Александрович, әлеге мәкалә авторы ТР Кама Тамагы районы Шершалан авылында туып-үстем. 1956 елда Кама Тамагында урта мәктәпне тәмамладым. Карл Марск урамында бүген дә әти-әнием йорты тора. Әмма алар үзләре юк инде. Алар Кама Тамагы зиратында җирләнгән. Өлкән буын кешеләре Саша дәдәй Ильинны хәтерлидер әле. Ул озак еллар автомашинада кибетләргә икмәк ташый. Әтием ике сугыш - фин һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Хәер, әнием Александра Ивановнаны да күпләр яхшы белә, чөнки гаиләбез Кама Тамагында 1949 елдан яшәде, ә шершалан авылында туганнан бирле.
Кече ватанымнан киткәнгә 55 елга якын вакыт узып киткән. башта Казанда, аннары Мәскәү инженер- физика институтында белем алдым. Институтны тәмамлаганнан соң Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәренә СССР атом энергетикасы министрлыгы предприятиесенә эшкә җибәрелдем. шулай итеп мин кече ватынымнан еракка китем. Яңадан-яңа техника булдырып, яраткан эшем белән күп һәм киеренке эшләргә, аннары 10 ел Протвина шәһәре мэры булып эшләргә туры килүгә карамастан, әти-әнием яшәгән Кама Тамагына ел саен кайта идем. Үзем туып-үскән һәм әби-бабам җирләнгән авылга зиратка кайтып йөрдем. шуңа күрәдәдер, кече ватанымны сагыну хисе тормышның уңайлы шартларыннан һәм Протвинодагы уңайлыкларга караганда көчлерәк булып чыкты. 2007 елның язында пенсиягә чыккач, Иделнең һәм Кама кушылган җирнең тасвирлап булмаслык матурлыгына көнен дә, төнен дә хозурлану өчен Идел ярында йорт сатып алдык. Мин сезгә тәкъдим иткән әлеге мәкаләдә тормышны күпне күргән һәм «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?» сорауга шәхси җавабым бар. Татарстан Республикасына 1962 елдан кайтып йөргәнлектән, мин аның социаль- икътисадый үсешен күзәттем. Кама Тамагы һәм Татарстан Республикасы тулаем яхшы якка нык үзгәргән. 1974 елдан Кама Тамагына автомашинада кайтып йөрдем һәм юлларның нинди булуын ишетеп түгел, ә күреп беләм. Поселок урамнарындагы чәчәкләр, Карл Маркс урамындагы матур тротуар -һәм торак төзелешендәге казаныш, яңа микрорайондагы матур йортлар сөендерә. Алар Мәскәү өлкәсендәге коттедж бистәсендәге йортлар белән чагыштырырлык. Мин буын вәкилләре исән чакта Идел ярын ишелүдән саклау системасы төзелер һәм Кама елгасына, Лобач тавына, Зимовьега матур күренешле Кама Тамагы Идел яры буе пәйдә булыр, дип ышанам. Мин, башка бик күпләр кебек үк, әлеге проектта көймәләр өчен сакланучы туктылыш, уңайлы пляжлар һәм ял итү урыннары булыр, дип өметләнәм. Кама Тамагында бик матур чиркәү һәм мәчет төзелгән. Ниһаять, Россиядә җимерү урынына яңа православие һәм мөселман гыйбадәтханәләре төзи башладылар. Бассейнлы спорт комплексы төзелеше җирле хакимиятнең зур казанышы булып тора. Куйбышев затон бистәсендәге уникаль суднолар ремонтлау заводы да алдагы куәтен торгызыр, дип ышанам.
Кама Тамагы районының төп табигый ресурсы -уникаль гипс запасларын үзләштерү яңа импульс алды.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев