Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районына мәдхия

Искиткеч күренеш! Җәелеп яткан, иге-чиге күренми торган Иделебезнең бер почмагына килеп урнашкан ул безнең гүзәл Кама Тамагы! Нинди соклангыч аның сызылып аткан таңнары! Пароходларның кычкыртып узып китүләре, дулкыннарның узыша-узыша ярга килеп бәрелүләре, Лобач таулары, агачларда шатланып, җилпенә-җилпенә кошларның моңлы итеп сайраулары! Гөлләр иле, чәчәкләр иле бит ул безнең районыбыз. Ел...

Искиткеч күренеш! Җәелеп яткан, иге-чиге күренми торган Иделебезнең бер почмагына килеп урнашкан ул безнең гүзәл Кама Тамагы!
Нинди соклангыч аның сызылып аткан таңнары! Пароходларның кычкыртып узып китүләре, дулкыннарның узыша-узыша ярга килеп бәрелүләре, Лобач таулары, агачларда шатланып, җилпенә-җилпенә кошларның моңлы итеп сайраулары!
Гөлләр иле, чәчәкләр иле бит ул безнең районыбыз. Ел да гөрләп уза торган Сабан туйларың, мәйданыңда бил алышкан көчле-батыр улларың ни тора: район үзәгендәге мәхабәт мәчетебез, хәзрәтләребезнең моңлы тавышлары белән Азан әйтүләре күңелдә шатлык уята. Безнең ял йортыбыз- район тернәкләндерү үзәге, аның безгә килегез дип чакырып торучы мөлаем хезмәткәрләре, мәдәният йорты, анда күпме концертлар куелгандыр, күпме театрлар уйналгандыр, якташыбыз, язучы-драматург Туфан аганың спектакльләрен караган саен карыйсы килә! Ни кызганыч, арабыздан китеп барды, урыны оҗмахта булсын. Белем учагы-мәктәп биналары, үзәк сырхауханә йорты. Кайсы палата ишеген ачып керсәң дә, якты йөзләре белән каршы алучы, медицина белгечләре, Рәхмәт сезгә! Яратам мин гүзәл туган ягым, кәккүкле урманнарыңны, бакалы күлләреңне, челтерәп аккан салкын чишмә суларыңны, очсыз-кырыйсыз җәелеп яткан иген-кырларыңны, кырларыңда эш сөюче, ялкын йөрәкле улларыңны, аларны тәмле ризыклар белән сыйлаучы апа-сеңелләреңне, җиләкле, гөмбәле, мәтрүшкәле аланнарыңны! Битләрне назлап искән җылы җилләреңне, шыбырдап сабыр гына яуган яңгылраыңны, кар-бураннарыңны! Синдә яшәвем белән мин бик бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев