Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кальян: тартыргамы, тартмаскамы?

Хәзер район яшьләре арасында кальян тарту аеруча популярлашты. Аны күпләр тәмәкедән зыянсызрак дип саный. Әмма шулаймы соң? Кальян хәзер кафеларда, рестораннарда да еш очрый. Төнге клубларда да аны җиңел генә ясатып алып була. Яшьләрнең күбесендә шәхси кальяннары бар. Ул заман шаукымына әйләнде. Кальян өчен төрле тәмдәге, истәге махсус кушылмалар (смесьләр),...

Хәзер район яшьләре арасында кальян тарту аеруча популярлашты. Аны күпләр тәмәкедән зыянсызрак дип саный. Әмма шулаймы соң?

Кальян хәзер кафеларда, рестораннарда да еш очрый. Төнге клубларда да аны җиңел генә ясатып алып була. Яшьләрнең күбесендә шәхси кальяннары бар. Ул заман шаукымына әйләнде. Кальян өчен төрле тәмдәге, истәге махсус кушылмалар (смесьләр), махсус күмер - җәй көне аеруча күп сатыла торган товарларның берсе. Тик кальян күпләр уйлаганча зыянсыз нәрсә түгел. Аның файдалы һәм зыянлы якларын карап үтәсе килә.

Файда +

+ Ни кызганыч, кальянның файдалы яклары юк диярлек. Шулай да, кальян тартуны кытайларның чәй мәҗлесенә тиңләп булыр иде: тартканчы, башта һәр нәрсәне җентекләп әзерләргә кирәк. Бары тик шуннан соң гына бар кеше бергә җыелып, үзара аралашып, кальян тарта. Бу пункт психологлар тарафыннан хуплана. Янәсе, кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр барлыкка килә, алар тынычлана. Кальяннан чыккан исле төтен аромотерапия ролен үти икән.

+ Икенче файдасы, кальян тавыш мускулларын ял иттерә икән. Эвкалипт мае кушылып ясалганда, ул хәтта ингалляция вазыйфасын да башкара ала. Тик бу аерым очракларда гына. Шушы урында аның файдалы яклары бетә дә. Ә хәзер зыянын да карап үтик.

Зыян -

- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре фикеренчә, кальян тарту гадәти тәмәке тартудан әллә ни аерылмый. Тәмәке кебек үк, кальян да йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы авырулары һәм рак барлыкка килүгә этәргеч бирә.

- Кальян да ияләшү барлыкка китерә. Бу никотинлы кальян тартканда аеруча күп күзәтелә торган хәл. Ияләшүгә китермәс өчен аны атнага 3 тапкырдан да артыграк тартырга ярамый. Әмма тартучыларның 10%ы бу очракта да ияләшү кичерә икән. Атнага 3-6 тапкыр тарту 60% кешедә ияләшү барлыкка китерергә сәләтле.

- СО - угарный газ- исле газ - кальян тартканда кеше организмына тәмәке тарткандагыдан күбрәк керә.

- Гигена таләпләрен үтәмәү. Монысы һәр очракта була торган хәл. Бер кальян көпшәсеннән (мундштук) кимендә 5 кеше тарта бит. Гигиенага туры килсен өчен, бер тапкыр кулланыла торган мундштуклар алырга кирәк.

Әмма кайсы кеше моңа әзер икән? Ни генә әйтсәк тә, җырдагы сүзләр искә төшә: «То, что нас не убивает, мы не покупаем». Дуслар, болай да төнге төш сыман кыска гомерне тәмәке, кальян, алкоголь, наркотиклар белән кыскарту кирәкме икән? Аннан, әлеге "үтергеч«ләрнең зыяны бездә чыкмаса да, балаларыбызда күренми калмый. Сәламәт яшәү рәвеше алып барудан да рәхәт ни бар?!

http://baltasi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев