Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадет мәктәбенә исем бирелде

Кадет мәктәбенә Советлар Союзы герое Михаил Алексеевич Чирков исеме бирелүгә бәйле рәвештә барлык сыйныфларда якташыбызга багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Михаил Алексеевич Чирков 1898 елда районыбызның Кирельск авылында туган. Хәрәкәттәге армиягә 1942 елда эләгә. 167нче гвардия җиңел артполк телефонисты рядовой Михаил Чирков 1943 елның сентябрендәге бәрелешләрнең берсендә дошман уты астында командованиене...

Кадет мәктәбенә Советлар Союзы герое Михаил Алексеевич Чирков исеме бирелүгә бәйле рәвештә барлык сыйныфларда якташыбызга багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Михаил Алексеевич Чирков 1898 елда районыбызның Кирельск авылында туган. Хәрәкәттәге армиягә 1942 елда эләгә. 167нче гвардия җиңел артполк телефонисты рядовой Михаил Чирков 1943 елның сентябрендәге бәрелешләрнең берсендә дошман уты астында командованиене уң як ярдагы разведка төркеме белән элемтәсен тәэмин итеп, Днепр аша кабель линиясе суза. Артиллеристлар утын төзәтергә ярдәм итә, дошман һөҗүмен кирергә кагарга булыша. Советлар Союзы герое исеме аңа 1943 елның 17 октябрендә бирелә. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдвз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 3 февралендә бәрелешләрнең берсендә үәлак була. Тимендорф торак пункты костелендә җирләнгән (Глогау раойны, Германия). КАма Тамагы штпда герой исемендәге урам бар, хәзер исә кадет мәктәбе Михаил Чирков исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев