Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле тавышны ишетәсе килә

Әниләр көне уңаеннан без уллары махсус операциядә хезмәт иткән әниләр турында репортаж ясадык.

Шунда Флюра Әхмәтова белән танышкан идек. Аның олы улы 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән. Апрель аенда Фәрхәт Әхмәтов ялга кайтып киткән.

- Ул кайтканга бик куандык. Шул ук вакытта декабрьдә аның госпитальдә дәваланганы турында да белдек. Ул безне шулкадәр кызгана, борчымас өчен бернәрсә дә әйтмәгән. Бомба шартлаганда, аны көчле дулкын читкә ташлаган, яраланмаган, ләкин нык имгәнгән. Госпитальдә аны тикшергәннәр, дәвалаганнар һәм кире частька җибәргәннәр. Әмма ул әле дә контузиядән интегә.

Өйгә кайтты да, бакчага чыгып китте һәм эшкә тотынды. Улыбыз кайтыр дип өметләнәбез. Соңгы вакытта аның белән телефон аша бик сирәк элемтәгә керәбез. Моның куркыныч булуын аңлыйбыз, ләкин тавышын ишетеп, хәлләре яхшы икәнен бик тә беләсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев