Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадастр ялгышы турында ялган заключение өчен җаваплылык

Җир хуҗалары үзләренең җир участоклары чикләре һәм мәйданындагы кадастр ялгышлыгын төзәтүне үтенеп кадастр палатасына еш мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта җир участогы чикләрендәге кадастр ялгышлыгының межалаганда кадастр инженерлары җибәргән төгәлсезлек булуын күпләр белмиләрдер, мөгаен. Нәтиҗәдә, җир участогы чикләре үзгәрә һәм аларның мәйданнары арта. Кызганычка каршы, кадастр палатасы инструментлары булмаганлыктан андый...

Җир хуҗалары үзләренең җир участоклары чикләре һәм мәйданындагы кадастр ялгышлыгын төзәтүне үтенеп кадастр палатасына еш мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта җир участогы чикләрендәге кадастр ялгышлыгының межалаганда кадастр инженерлары җибәргән төгәлсезлек булуын күпләр белмиләрдер, мөгаен. Нәтиҗәдә, җир участогы чикләре үзгәрә һәм аларның мәйданнары арта.
Кызганычка каршы, кадастр палатасы инструментлары булмаганлыктан андый кимчелекләрне бетерә алмый. Шуңа күрә межа планнары мәгълүматларының дөреслеген тикшерү Росреестр идарәсе башкарган контроль үлчәү ярдәмендә үткәрелә. Соңгы ике тикшерү кадастр ялгышы булу турында кадастр инженерлары заключениесенең ялган булуын ачыклады. Кадастр палатасы ТР прокуратурасына биргән материаллар буенча кадастр инженерларының берсе административ җаваплылыкка тартылды.
Шул уңайдан, кадастр инженерына документлар әзерләнгәндә межалау планына ялган мәгълүматлар керткән өчен җаваплылык турында, ә җир хуҗаларына-җир участокларын мөстәкыйль алган өчен җаваплылык турында онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев