Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадастр хезмәте

Ноябрь ахырында кадастр һәм картография дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе Кама Тамагы бүлегендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе оешуның 3 еллыгы уңаеннан гражданнарга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация биргән кадастр палатасы, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органы, техник инвентаризация бюросы вәкилләрен, нотариусны чакырып ачык ишекләр...

Ноябрь ахырында кадастр һәм картография дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе Кама Тамагы бүлегендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе оешуның 3 еллыгы уңаеннан гражданнарга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация биргән кадастр палатасы, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органы, техник инвентаризация бюросы вәкилләрен, нотариусны чакырып ачык ишекләр көне үткәрелде.

Анда хокук һәм килешүләргә дәүләт теркәвенә дәүләт пошлинасы түләү күләме турында мәсьәләләр күтәрелде, күчемсез милек арендалау, бүләк итү, сату-алу килешүләрен дәүләт теркәвенә документлар тапшырган очракта тиешле документлар исемлеге аңлатылды; дәүләт реестрыннан күчермә бирү, балигъ булмаган баланың өлешенә тигән хокук күчүне дәүләт теркәве тәртибе, дәүләт теркәве башкару сроклары, милек эшен ачу һәм алып бару, милеккә хокук турында таныклык алу, капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә кую һәм техник инвентаризация турында, кадастр паспортлары бирү, шулай ук күп кенә башка сорауларга җавап бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев