Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәҗәгә самолет нигә?

Кама Тамагы халкы әледән-әле поселок өстеннән очып йөргән җиңел моторлы самолет гөрелтесенә инде күнегеп бетте.

Районның туристлык потенциалын уңай бәяләгән Казан эшмәкәре узган елны ук район өстеннән очышлар оештырырга теләгән иде.

Әмма бу идея бер елдан соң гына гамәлгә ашырылды. Поселок өстеннән инде ике ай дәвамында самолет оча, баштарак сәер тоелса да, хәзер халык аңа игътибар да итми башлады. Көннәр җылынып, болыннарда җиләкләр, дару үләннәре өлгерде, печән әзерләр чак җитте һәм Кама Тамагы халкы үзенең яраткан урыннарына печән чабарга чыкты. Ләкин килдең дә җыйдың түгел – Зимовье янындагы болыннарга үтеп булмый, юл иске көпчәк каплавычлары, тасмалар белән ябылган, янәшәдә игътибар белән күзәтеп торучы сакчылар тора.

Дүшәмбе көнне редакциядә телефон шалтырады. «Болында печән чабарга рөхсәт итмиләр, җыйган печәнне болыннан алып чыгып булмый, - дип елап диярлек хәбәр итте өлкән яшьтәге бер ханым. - Без анда гомер буе печән чаптык, әйтегез әле, бу җирләр хәзер кемнеке, ни өчен безгә болыннарга чыгу мөмкинлеге юк? Әтиләребез сугышта катнашып, илебезне, җирләребезне саклап калды. Ә хәзер без ул җирләрдә печән дә чаба алмыйбыз! Бу бизнестан районга ниндидер файда бармы?»

Машиналар белән болынга кереп булмавын районда яшәүче башка гражданнар да җөпләде.                    

Редакция тикшерүе барышында очыш полосасының 1993 елда авыл хуҗалыгы авиациясе өчен «Кама» колхозы заказы буенча хуҗалык карамагындагы җирләрдә төзелгәнлеген ачыкланды. Ул дәүләт стандартлары буенча расланган проектка нигезләнеп төзелгән.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ирина Вязникова газетага хәбәр иткәнчә, очыш полосасы урнашкан җир участогы хәзерге вакытта эшмәкәргә арендага тапшыру өчен рәсмиләштерелә. Шуннан соң район бюджетына җир кишәрлеген арендалаган өчен түләү керә башлаячак.

Без ул урынга барырга булдык. Исемен әйтергә теләмәгән очучы беренче көн генә эшләве турында хәбәр итте, шуңа күрә бу вакыйга турында берни дә әйтә алмады. Әлеге хәлдән хәбәрдар булган сакчы белән аралашырга туры килде.

Ул әйткәнчә, өлкән кешеләр печән төягән арба тактырылган машинада очыш полосасы буенча барганнар, бу исә аларның үзләренә дә, самолетка да, аның пассажирларына да куркыныч тудырган. Самолет ул вакыт шунда торган һәм арбалы машина аның канаты астыннан үтеп киткән.

«Самолет бик кыйммәт тора, әгәр аңа тиеп үткән булсалар, аларга ремонт өчен түләргә туры килер иде. Ләкин алар юлдан читкәрәк авышып, очыш полосасындагы фонарьны ваттылар, һәм шул рәвешле зыян китерделәр. Аларга очыш полосасы буйлап йөрергә ярамавы турында аңлаттык, әлбәттә, алар бу сүзгә канәгатьсезлек белдерде. Янәшәдә грунт лы юл бар, шуннан йөрсеннәр».

«Грунтлы юл да ябык, аның уртасында чүп тора, шуңа күрә очыш полосасын урап узу мөмкин түгел, - диде поселокта яшәүче ханым. - Без файдаланган юлда да көпчәк капкачлары ята. Без, өлкән кешеләргә, машинадан төшеп, биредән узар өчен капкачларны алып куярга, тасмаларны сүтәргә туры килә. Алайса болынга башка юл ясасыннар, билгеләр, күрсәткечләр куйсыннар, кешеләр кая барырга ярый, кая ярамый икәнен аңлар».

Җир арендага рәсми рәвештә тапшырылганчы, эшмәкәр анда үз кагыйдәләрен урнаштыра алмый. Ә район җитәкчелегенә, аны куллануга рөхсәт бирер алдыннан, болыннарга үтеп, самолет астына эләкмәсеннәр яки башкаларның милкенә зыян китермәсеннәр өчен, эшмәкәрдән район халкы өчен шартлар булдыруын таләп итәргә кирәктер, бәлки...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев